Биографиясе

1165 елның 7 августы, Мурсия шәһәре, Испания – 1240 елның 16 ноябре, Димәшкъ.

Традицион мөселман гыйлеме ала.

Суфичылык идеаллары йогынтысында яшь чагында ук дөньяви шөгыльләрдән читләшә һәм суфичылык тәгълиматын кабул итә (1184). Абруйлы суфи остазлар эзләп Андалусия (Испания) һәм Төньяк Африка буйлап илләр гизәргә чыгып китә. Шул елларда үзенең фәлсәфи һәм эзотерик фәннәрне өйрәнүгә сәләтле, киң карашлы булуы һәм тәкъвалыгы аркасында суфилар даирәсендә абруй һәм хөрмәт казана. Ибне әл-Гарәбигә тамырлары неоплатончылыкка барып тоташкан традицияләрне дәвам иттерүче Альмерия шәһәре (Испания) суфиларының йогынты ясавы ихтимал. Ул шулай ук Шәрекъ мөселман философлары һәм дин галимнәре әл-Хәким әт-Тирмизи, әл-Харраз, әл-Хәлләҗ, әл-Газали һ.б.ның хезмәтләре белән таныш була.

1200 елда хаҗ кыла. 1201 елдан Мәккәдә яши, шунда «Тәрҗеман әл-әшуак» («Гыйшыклык тасвирламасы») дигән шигырьләр җыентыгын туплый һәм суфичылык гыйлемнәренең төрле тармаклары буенча хезмәтләр яза. Биредә ул мистик гыйлемнәрнең асылын тасвирлаган Футухат әл-мәкийә («Мәккә хакыйкате») дигән фундаменталь хезмәтен язарга керешә (1995 елда Санкт-Петербургта рус телендә басыла).

1204 елда Мосул шәһәренә (Гыйрак) китә, анда Мисыр дин белгечләре белән бәхәстә чак кына һәлак булмый кала.

Берничә елын Византиядә үзенең күпсанлы шәкертләре арасында үткәрә.

1223 елдан дини һәм сәяси хакимият яклавы астында Димәшкътә яши. Анда ул «Мәккә хакыйкате» дигән хезмәтен тәмамлый һәм «Акыл ташлары» исемле яңа әсәрен яза. Аның иҗат мирасында 300 ләп әсәр исәпләнә. Димәшкъ бистәсендә җирләнә.

XVI йөз башында төрек солтаны Сәлим I әмере белән аның кабере өстендә дөрбә корыла. Ибне әл-Гарәби тәгълиматының нигезен Коръәнне аллегорик аңлату һәм бөтен нәрсәне колачлаган синкретизм тәшкил итә. Ул Коръән символикасы һәм мифологиясе ярдәмендә суфичылык космогониясе, Аллаһның рәхим-шәфкатьлелеге, кешенең Аллаһ тарафыннан яратылган булуы һәм дөньяның яратылу сәбәпләре турындагы тәгълиматны җентекләп эшли, мистик юлның «тукталышлар»ы («мәкәмәт») һәм «халәтләр»е («әхвал»), мөселман изгеләре иерархиясе («әүлия») һәм «мистик полюс» (суфичылык доктринасында Аллаһны танып-белүнең иң югары дәрәҗәсе), пәйгамбәрлек һәм изгелекнең үзара нисбәте турындагы карашларын системага сала.

Ибне әл-Гарәби тәгълиматында аның илаһи Абсолютта 2 капма-каршы – трансцендент һәм матди якларны берләштерүче «арадаш» дөнья турындагы фикере аеруча әһәмиятле. Аның карашынча, мистик көч, әлеге өлкәгә үтеп кереп, чынбарлыкның яшерен серләрен аңлауга ирешә.

Ибне әл-Гарәбинең бай мирасы күпсанлы тикшеренүчеләр өчен фәлсәфи һәм дини белемнәр чыганагына әверелә.

XX йөзнең 1 нче яртысында татар дин белгече М.Бигиев үзенең хезмәтләрендә аның идеяләренә еш мөрәҗәгать итә.

Әдәбият             

Крачковский И.Ю. Избранные сочинения: В 6 т. М.-Л., 1955–60;

Смирнов А.В. Великий шейх суфизма. М., 1993.