1775 елгы Губерна реформасы уздыру барышында оештырыла, 1781 елның 29 декабрендә ачыла.

Бәхәсләшүчеләр үзләре үк ачыклык кертүне сораган дәгъваларны, ата-аналар һәм балалар арасындагы милеккә бәйле һ.б. дәгъваларны, үзенең ни кылганын белештермәүчеләр, балигъ булмаганнар һәм сихер белән шөгыльләнүдә гаепләнүчеләрнең җинаять эшләрен карый. Гражданлык эшләрен тикшерү үзара килештерү тәртибендә гамәлгә ашырыла. Әгәр дәгъваларда катнашучылар һәм арадашчылар килешүгә килмәсәләр, аларның эше гадәти мәхкәмәдә карауга җибәрелә. Казан вөҗдан хөкеме мәхкәмәсе составына судья һәм утырышчы (дворяннардан, шәһәр һәм дәүләт крәстияннәреннән 2 шәр кеше 3 елга сайлана) керә. Үсмер балалар хокукларын яклау: дворяннар өчен — өяз дворяннары башлыгына, алпавыт крәстияннәре өчен — алпавытка, дәүләт крәстияннәре өчен — дәүләт милке стряпчиена, башка катлаулар өчен — казна эшләре буенча губерна стряпчиена йөкләнә.

Казан вөҗдан хөкеме мәхкәмәсе наместникка (1796 елга кадәр), губерна идарәсенә, Югары вөҗдан хөкеме мәхкәмәсенә һәм Сенатка буйсына.

Сенатның 1866 ел 25 ноябрь фәрманы белән бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание узаконений о губерниях по хронологическому порядку с 1775 по 1817 г. СПб., 1818.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Административные и судебные органы власти в городе Казани и Казанской губернии в XVIII в. // Столичные и периферийные города Руси и России в средние века и в раннее новое время. М., 1996;

Долгов Е.Б. Органы суда в Казанской губернии в XVIII — начале XX вв. // Правосудие в Татарстане. 2000. № 2/3.

Автор – Е.Б.Долгов