1913 елның мартында Мәскәүдә оештырыла.

Оештыручылары – М.П.Асадуллаева, Г.Тагиева, М.Б.Ширинская, М.Х.Шәмсетдинова, М.Бабишева һ.б.

Төп максаты – мөселман хатын-кызлары уку йортлары һәм мәдәният учаклары эшчәнлеген җанландыру, мохтаҗларга ярдәм оештыру. Беренче бөтендөнья сугышы елларында яралы сугышчыларга һәм качак мөселманнарга ярдәм күрсәтә.

Октябрь революциясеннән соң эшчәнлеге туктала.

Автор – Җ.С.Миңнуллин