Биографиясе

1910 елның 29 сентябре, Пермь губернасы, Верхотурье өязе Надеждинский Завод, хәзер Свердловск өлкәсе Серов шәһәре — 1982 елның 8 июне, Казан.

1952 елда Казан консерваториясен (А.Леманда композиция классы) тәмамлый.

Иҗаты

Шәмсетдинов музыкасына халыкчан җыр интонациясе, эмоциональ байлык, заманча темага мөрәҗәгать хас. 200 дән артык җыр (массакүләм, хор, лирик, патриотик җырлар); балалар өчен әсәрләр, шул исәптән солистлар, катнаш хор һәм симфоник оркестр өчен Ә.Ерикәй шигыренә «Пионерлар кантатасы»; камера-инструменталь әсәрләр: Кыллы квартет, Тынлы агач музыка уен кораллары өчен квартет, Фортепиано өчен сонатина, скрипка һәм фортепиано өчен «Легенда», виолончель һәм фортепиано өчен «Ария», труба һәм фортепиано өчен «Элегия», фугалар, сонатиналар, фортепиано өчен пьесалар; татар халык җырлары эшкәртмәләре һ.б. авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Композиторы Татарстана. М., 2009.