Биографиясе

1832 елның 10 июне, Түбән Новгород губернасы – 1883 елның 7 сентябре, Казан.

Түбән Новгород руханилар семинариясендә укый (1852 ел), Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1856 ел), шунда ук укыта, экстраординар профессор (1864 ел). 1865 елдан Халык мәгарифе министрлыгында.

1865–1867 елларда чит илләрдә командировкада (Германия, Греция, Мисыр, Палестина, Төркия) була. Кайтканнан соң, Көнбатыш Европадагы чиркәү тарихы фәне һәм Грек чиркәвенең торышы тасвирланган бәянат туплый. 1863 елдан Казан университетының чиркәү тарихы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре чиркәү тарихы, секталар һәм иске дин тарафдарлары хәрәкәте тарихына багышланган. И.М.Добротворскийның иске дин тарафдарлыгы һәм сектантлык буенча мәгълүм әсәрләре фаш иткеч тайпылуларсыз әзерләнгән. Ул шулай ук Соловки китапханәсендәге борынгы рус язма әдәби ядкәрләрен өйрәнү, тасвирлау һәм бастыру белән шөгыльләнә; 1862 елда берничә кулъязма буенча «Стоглав»ның тулы җыентыгын бастырып чыгара.

Хезмәтләре

Обращение иргизских старообрядческих монастырей к единоверию // Православный собеседник. 1858. Ч. 1;

Отчёты о заграничной командировке // Журн. М-ва нар. просвещения. 1866. Т. 1. отд. 3; Т. 2. отд. 3; Т. 3. отд. 3;

Люди Божие, русская секта так называемых духовных христиан. Казань, 1869.

Әдәбият

Зефиров М.М. Иван Михайлович Добротворский, ординарный профессор Императорского Казанского университета по кафедре церковной истории. Казань, 1884;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1814-1904). Казань, 1904.

Автор – Е.В.Липаков