- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кайбыч районындагы поселок. Олы Кайбыч авылыннан 25 км көнчыгыштарак, Зөя елгасыннан 1 км ераклыкта урнашкан
1926–1927 елларда Патрикеево (хәзер ТРның Югары Ослан районы) авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.
Оештырылган вакытыннан Кайбыч районында. 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.
Хәзер Кече Мәми авыл җирлеге составында.
1931 елда поселокта “Красный Бор” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1952 елда – “Мәми” авыл хуҗалыгы артеле, 1960 елда – берләштерелгән Җәлил исемендәге колхоз, 1989 елда “Рассвет” колхозы составына керә. 1993 елдан – “Рассвет” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Золотой Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2012 елдан – “Заволжье” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Ак Барс кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Авыл янында табигать истәлеге – күлләр комплексы урнашкан, ул Зөя елгасы үзәнендә иске елга юлы тибындагы күлләрдән тора (2009 елда аерып билгеләнә).
1938 елда – 118,
1949 елда – 91,
1958 елда – 60,
1970 елда – 57,
1979 елда – 29,
1989 елда – 11,
2002 елда – 13,
2010 елда – 12,
2017 елда – 2 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.