- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл. Әгерҗе шәһәреннән 18 км көньяктарак, Мөвиҗә елгасы буенда урнашкан
1605 елда нигез салына. XIX йөзгә кадәр Юр дип атала, шулай ук Ушкашур, Ишкашур, Искашур, Пихтово (XX йөз башында) исемнәре белән телгә алына.
XIX йөз уртасында халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, татар бәкләре Тәфкилевләр нәселеннән булган Ф.Бикмаева һәм Х.Педисова карамагында була.
1869 елгы мәгълүматларга караганда, авыл мәдрәсәсендә (1831 елдан) 45 шәкерт укый. 1887 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм мәктәп эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 508 дисәтинә тәшкил итә.
1885 елда авылда рус-татар мәктәбе ачыла, анда 1891 елга кадәр күренекле тарихчы Г.Н.Әхмәров укыта (1864–1911).
Авылдан көньяк-көнбатыштарак 1883–1888 елларда Алабуга сәүдәгәре И.Вишняковның пыяла заводы эшли.
Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм ат асрау, тимерчелек, чабата үрү, киез итек басу һәм чана ясау кәсепчелеге тарала. Шулай ук крәстияннәр Ижевск корал заводында эшлиләр.
Авылда XVIII йөзгә караган күпер сакланган.
1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак Умга волостенда.
1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.
Хәзер Кодаш авыл җирлеге составына керә.
1929 елда беренче колхоз оештырыла, 1931 елда үзгәртеп корыла, 1960 елларда “Сталин” исемен йөртә.
Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1917 елгы мәгълүматларга караганда, авылда I баскыч мәктәп эшли, анда С.Сәйфуллина, И.Камышев (1919 елдан) укыта. 1921 елда мәктәптә 238 укучы укый.
Авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе бар.
М.Х.Баһавиев (1959 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршында Хуҗалык идарәсе директоры;
С.М.Корбангалиев (1901–2001) – хирург, профессор, медицина фәннәре докторы, Казан медицина институтының (1930–1931 елларда) беренче директоры, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары (1931–1934 елларда);
М.Х.Корбангалиев (1873–1941) – тел галиме, педагог, профессор, Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе;
Ф.Ф.Нәфиков (1958 елда туган) – Әгерҗе РЭС башлыгы;
А.Сөләйманов (1730–1774) – крәстияннәр кузгалышы җитәкчесе;
1887 елда – 593,
1920 елда – 988,
1926 елда – 797,
1938 елда – 905,
1958 елда – 426,
1970 елда – 288,
1989 елда – 222,
2002 елда – 206,
2010 елда – 191,
2015 елда – 187 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.