Эчтәлек

Таш гасырны палеолитка һәм неолитка (яңа таш гасырга) бүлү беренче тапкыр 1865 елда инглиз археологы Дж. Леббок тарафыннан тәкъдим ителә. Палеолит — казылма кеше (палеантроп һ.б.) яшәгән дәвер. Җирнең ул дәвердәге климаты, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы хәзерге шартлардан күпкә аерылган. Борынгы кешеләр кителгән таш кораллар кулланганнар, шомартылган таш кораллар һәм балчык савыт-саба ясый белмәгәннәр. Алар ут табарга өйрәнгәннәр, аучылык һәм азык җыю белән шөгыльләнгәннәр, кием әзерләгәннәр, тораклар төзегәннәр. Балыкчылык яңа барлыкка килгән, игенчелек һәм терлекчелек кешеләргә әле мәгълүм булмаган.

Палеолитның башлануы җирдә иң борынгы маймылсыман кешеләрнең барлыкка килүе белән туры килә (якынча 3 млн еллар чамасы элек). Палеолит безнең заманнан 12 мең ел элек тәмамланган (палеолиттан мезолитка — палеолит һәм неолит арасындагы дәвергә күчеш). Палеолит борынгы палеолит (олдува дәвере, якынча 3 млн — 700 мең еллар элек, борынгы ашель — 700–300 мең еллар, урта һәм соңгы ашель — 300–100 мең еллар, мустье дәвере — 100–35 мең еллар элек) һәм соңгы, яки югары палеолитка (35–10 мең еллар элек) бүлеп карала. Күп кенә тикшеренүчеләр тарафыннан мустье дәвере аерым чорга — урта палеолитка аерып чыгарыла.

Татарстан территориясендә беренче кешеләр, фаразланганча, мустье дәверендә килеп чыга. Ихтимал, Урта Идел буендагы иң борынгы таш эшләнмәләр урыннарының берсе — Иделнең уң як ярында Красная Глинкада 1953 елда М.З.Паничкина тарафыннан табылган әйберләр (зур чакматаш ярчыклардан ясалган 3 кыргыч, «чопперлар» — очлары кителеп үткенләнгән 2 чуерташ, эшкәртелгән ярчык, аморф нуклеуслар, шулай ук эшкәртелмәгән эре ярчыклар) шул дәвергә карыйлар. Охшаш предметлар элеккеге Мысы авылы (Лаеш районы) янындагы борында табыла. Татарстан территориясендәге мустье чоры табылдыкларына фрагментар сыйфат хас. Куйбышев сусаклагычы ярында, Кама елгасы тамагындагы югары палеолит туктаулыклары М.Г.Косменко һәм М.Ш.Галимова тарафыннан өйрәнелә. Шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогы янында чакматашны яргалау остаханәсе калдыклары сакланган, анда таш кораллар һәм күпләп чакматаш кораллар ясау калдыклары — кисәкләр, ярчыклар, кыйпылчыклар табыла. Таш кораллар арасында кискечләр һәм төрле типтагы нуклеуслар өстенлек итә. Шулай ук төрле кыргычлар, кырыйларын китеп үтмәсләндерелгән пластиналар, очлыклар, өтергесыман, кыргычсыман кораллар очрый. Бу туктаулыктагы чакматаш әйберләрнең үзенчәлеге коралларның еш кына пычаксыман пластиналардан түгел, озын, кыска аморф китек-ярчыклардан эшләнүеннән гыйбарәт. Лобач тавы (шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогыннан 1,5–2 км ераклыкта) янындагы туктаулыкта 5 нуклеус һәм күпчелек өлеше озын китекләр һәм пластиналардан ясалган 15 чакматаш корал табыла. Рус тигезлегенең югары палеолит ядкәрләре өчен гадәти кораллар: кыргычлар, кискечләр, пластиналардан эшләнгән очлыклар. Иделнең уң як ярында Долгая Поляна туктаулыгында (Тәтеш районы) охшаш типтагы кораллар табыла. Сөйке Кичүе һәм Кама Тамагы торак пунктлары (Кама Тамагы районы), Әҗмәр авылы (Спас районы) янындагы туктаулыклар югары палеолитның соңгы чорына карый. Чакматаш предметлар һәм алар арасында күп күләмдә очрый торган җитештерү калдыклары (китекләр) туктаулыкларның культура катламнарында тупланмалар рәвешендә табылалар (бу тупланмалар чакматаш чимал кисәкләрен — Иделнең сутлы балчыклы һәм известьташлы текә ярларыннан яки ярдагы чуерташлы урыннардан алынган конкрецияләрне һәм эре чуерташларны яргалау белән шөгыльләнгән аерым осталарның эш урыннары булган). Чакматаш коралларны ахыргача эшләп бетерү өчен, гадәттә, икенчел эшкәртү алымнары — пластинаның кырыен китү яки киртекләү («кискеч китекләре») кулланылган. Коралларның кайбер типлары, мәсәлән, чабу-кисү кораллары (балта, өтерге, кәйләләр) һәм очлыклар (сөңге һәм дротиклар) ясау өчен башта тоташ чакматашны яки эре ярчыкларны ике яклап буйдан-буйга китеп төшергәннәр. Таш кораллар арасында кискечләр, кыргычлар һәм очлары бөгелгән ышкылар өстенлек итә. Кырыйлары чалыш кителгән пластина пычаклар, шулай ук очлыклар һәм тешле-уентыклы эшләнмәләр табыла. Бу коралларның күбесе эре һәм уртача зурлыктагы пластиналардан эшләнгән. Дротиклар һәм укларның таш очлыкларының китеп ясалган өстәмә пластиналары да очрый. Соңгы палеолит чоры туктаулык-остаханәләре тикшеренүчеләр тарафыннан Чулман тамагы культурасы үсешенә башлангыч биргән ядкәрләр буларак карала.

Урта Идел буендагы палеолит ядкәрләрендә расланырлык торак һәм учак калдыклары табылмый (сөякләр, агач күмерләре һ.б.лар сакланмаган), шул сәбәпле туктаулыкларның абс. яшен билгеләү мөмкин түгел. Урынның рельефын, таш кораллар табылган утырмаларның үзенчәлеген геол. тикшерүләр, утырмаларның спора-серкә анализы палеолитик остаханәләр соңгы Валдай чоры ахырындагы кырыс климат шартларында эшләгәннәр дип фаразларга нигез тудыра. 10 мең еллар элек климат бик тиз җылына башлый — дүртенчел периодның (голоценның) хәзерге этабы, шуның белән бергә мезолит башлана.

Әдәбият  

Паничкина М.З. Разведки палеолита на Средней Волге // Советская археология. 1953. № 18;

Косменко М.Г. Основные этапы развития мезолитической культуры в Среднем Поволжье // Советская археология. 1972. № 3;

Галимова М.Ш. Итоги раскопок двух мезолитических памятников в устье Камы // Проблемы археологии Среднего Поволжья. К., 1991;

шул ук. Памятники позднего палеолита и мезолита в устье реки Камы. М.–К., 2001.

Автор — М.Ш.Галимова