Биографиясе

1852 елның 25 марты, Кострома шәһәре — 1920 еллар тирәсе.

Михаил гвардия артиллерия училищесен (Петербург, 1871) тәмамлый. Армия хезмәтендә була.

1874 елдан Баш артиллерия идарәсенең Олонец казна заводларында (Петрозаводск шәһәре) заказ кабул итүче, 1888 елдан Казан дары заводында, 1892 елдан Варшава хәрби округы штабында, 1913 елдан отставкада.

Фәнни эшчәнлеге

Мошковның фәнни эшчәнлеге Казанда башлана, В.В.Радлов һәм Н.Ф.Катанов аның уникаль музыкаль һәм лингвистик сәләтләренә игътибар итәләр. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшендә катнаша (шул исәптән Варшавага күчкәннән соң да). Төрки һәм фин-угор халыкларының музыкаль иҗат үрнәкләренең нота язмаларын җыя, аларны «Известия общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете» («Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре») журналында бастырып чыгара: «Чуаш җырлары музыкасы» («Музыка чувашской песни», 1893, т.11, чыг.1), «Нугай һәм Оренбург татарлары көйләре» («Мелодии ногайских и оренбургских татар», 1894, т. 12, чыг. 1; 1895, т. 14, чыг. 3), «Әстерхан һәм Оренбург нугайлары, кыргызлары көйләре» («Мелодии астраханских и оренбургских ногайцев и киргизов», 1901, т. 17, чыг. 1). Варшавада хезмәт иткәндә гагауз телен һәм фольклорын беренче булып өйрәнә; гагаузларның, элек саналганча, төрекләрнең этник төркеме түгел, ә халык булуын фәнни яктан дәлилли. Мошков барлык тикшеренү материалларын үзенең кул астындагы солдатлардан җыя. Аның төрки музыка уен кораллары һәм фоторәсемнәр коллекцияләре Мәскәү университетының этнография музеенда саклана.

Әсәрләре

Пермяцко-карельские параллели // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1892. Т. 10, вып. 6;

Гагаузские тексты // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1895. Т. 13, вып. 2;

Sto¯w kilka o ednjem z mişdzynarodowych ubioro¯w gtowy // Wista. 1897. Т. 11.

Әдәбият      

Покровская Л.А. Грамматика гагаузского языка: Фонетика и морфология. М., 1964;

Токарев С.А. История русской этнографии. М., 1966;

Айплатов Г.Н. Российский Нострадамус Валентин Мошков // Чудеса и приключения. 1993. № 7.