Урнашуы

Татарстан Республикасының үзәк өлешендә, Чишмә елгасы буенда, Шонталы тимер юл станциясеннән (Ульяновск–Уфа линиясе) 75 км, Казан шәһәреннән 197 км ераклыкта урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасы Чистай өязе Яңа Чишмә волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай районында, 1983 елның 26 апреленнән – кабат Яңа Чишмә районы үзәге.

Тарихы

Яңа Чишмә территориясендә беренче торак пунк 1610 елда барлыкка килә, 1652 елда ул Кама аръягы иске чик сызыгындагы кальга буларак нигезләнә. Авылга башлап Чишмә ныгытмасыннан (Иске Чишмә авылы) гаиләләре белән 100 укчы күчерелә, шулай ук Яр Чаллы авылыннан (хәзер Чаллы шәһәренә керә) 50 дәүләт крестьяны китереп утыртыла. 1655 елда Смоленсктан 127 шляхтачы урнаштырыла, 1674 елда аларга җир биләмәләре бирелә.

XVII йөзнең икенче яртысына караган рәсми документларда Яңа Чишмә – шәһәрчек, 1708 елдан – Казан губернасының шәһәр яны бистәсе буларак күрсәтелә.

XVII йөзнең икенче яртысы – XVIII йөзнең беренче яртысында еш кына нугайлар, башкортлар һәм кыргыз-кайсаклар һөҗүменә дучар була. 1654 елда нугайлар Яңа Чишмә тирәсендәге саклану корылмаларын җимерәләр, 1717 елда кальга алына һәм Кече Кыргыз Урдасы ханы Әбелхәер отрядлары тарафыннан яндырыла.

1730 елларда төзелә торган Яңа Кама аръягы һәм Оренбург ныгытылган чик сызыкларына күчерелгән йомышлы кешеләр урынына Яңа Чишмәгә отставкадагы солдатлар, унтер-офицерлар китереп урнаштырыла (1795 елгы 5 нче ревизия материалларына караганда, 698 ир-ат яши). 1830 елларда отставкадагы (игенче) солдатлар дәүләт крестьяннары катлавына күчерелә һәм 1860 елларга кадәр шул катлауда кала: игенчелек, терлек асрау, тире эшкәртү, чана ясау, таш эшкәртү белән шөгыльләнә.

1846 елда Яңа Чишмәдә Дәүләт милке министрлыгы мәктәбе (1867 елда – земство мәктәбе, 1910 елда 2 класслы алтыеллык мәктәп итеп үзгәртелә), 1896 елда – икенче земство мәктәбе, 1916 елда – югары башлангыч училище ачыла.

1794 елда Яңа Чишмәдә Троица чиркәве төзелә, 1868 елда подпоручик Осипов проекты буенча үзгәртеп корыла; 1960 елларда чаң манарасы һәм көньяк янкормасы җимерелә, 2010–2013 елларда чаң манарасы, храм гөмбәзе беренчел күренешләреннән шактый үзгәртелеп торгызыла (барокко стиле формалары булган дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда волость идарәсе, 3 тимерче алачыгы, 4 май язу һәм 2 йон тетү йорты, 8 ярма яргыч, 2 су тегермәне, 10 вак-төякләр һәм 1 казна шәраб кибете, 3 сыраханә була; җомга базары һәм 1–8 октябрьдә ярминкә эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 9440 дисәтинә тәшкил итә.

Гражданнар сугышы елларында Яңа Чишмә “сәнәкчеләр” фетнәсен бастыру барышында (1920 ел) зыян күрә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Чкалов исемендәге (1929 ел), Блюхер исемендәге (1930 ел), «Красный Октябрь» (1930–1952 еллар), Молотов исемендәге (1931 ел) колхозлар, «Трудовик» (1930 ел) колхозы төзелә. 1954 елда хуҗалыклар Молотов исемендәге колхозга берләштерелә (беренче рәисе – М.А.Муханов; 1956 елда ХХ партсъезд исемендәге колхоз итеп үзгәртелә).

1992 елдан авылда «Яңа Чишмә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 1997 елдан – «Яңа Чишмә» күмәк хуҗалыгы, 2002 елдан – «Яңа Чишмә» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

2000 еллар башыннан авыл террриториясендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр: бөртекле, бөртекле-кузаклы ашлык, май культуралары, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче «Агро-Основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; Артемьева Л.Р., Козлова М.И., Вәлиев Ф.Р., Шакиров А.Т., Нурхамәтов З.М., Исхаков Р.М., Суворов Д.А., Карпов А.М. крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Яңа Чишмәнең сәнәгать предприятиеләрен, нигездә, район территориясендә нефть чыгару белән шөгыльләнүче компанияләр: «Троицкнефть» ябык акционерлык җәмгыяте, «ТатРИТЭКнефть» НГДУы, «Татнефтепром» ачык акционерлык җәмгыяте, «Шешмаойл» ачык акционерлык җәмгыяте, «Трансойл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте тәшкил итә.

Биредә шулай ук Әлмәт шәһәре предприятиеләренең филиаллары: «Стрела-М» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автотранспорт предприятиесе, «Петрол-сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Пионер-2000» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; «Алексеевскдорстрой» ачык акционерлык җәмгыятенең Яңа Чишмә участогы (2015 елдан; район территориясендә автомобиль юллары, күперләр һәм юл үткәргечләр төзү, аларны саклау һәм төзекләндерү); Яңа Чишмә бетон белән тәэмин итү узелы – «Мостовик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2015 елдан; бетон һәм тимер-бетон әйберләр җитештерү) хезмәт куя.

Азык-төлек сәнәгате өлкәсендә Яңа Чишмә майсызландырылган коры сөт заводы – «СЛОБОДА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Новошешминский кооператор» икмәк пешерү йорты, «НУР» җитештерү предприятиесе һәм «Закрома» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (мөгезле эре терлек үрчетү, сөт җитештерү) эшли.

1994–2008 елларда авылда кирпеч заводы була.

Мәгариф һәм мәдәният

Белем бирү өлкәсе гимназия (1933 елда нигезләнә), урта мәктәп (2003 елдан), башлангыч мәктәп – балалар бакчасын (2002 елдан) берләштерә.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә 5 балалар бакчасы: «Ландыш» (1987 елдан), «Теремок» (1990 елдан), «Солнышко» (1997 елдан), «Крепыш» (2012 елдан), «Золотой ключик» (2015 елдан) карый.

Өстәмә белем бирү өлкәсе Балалар сәнгать мәктәбен (2002 елдан, элек музыка мәктәбе буларак эшли; 2016 елдан яңа бинада), Балалар иҗат үзәген (2002 елдан), спорт мәктәбен (2002 елдан) үз эченә ала.

1987 елдан авылда 118 нче һөнәр училищесы эшли, 2013 елда Алексеевск икенче аграр колледжы итеп үзгәртелә, 2021 елда ябыла.

Авылда Мәдәният йорты (1933 елдан – район клубы, 1957 елдан – авыл клубы, 1983 елдан – хәзерге статуста; 1987 елдан яңа бинада), кинотеатр (2019 елдан; район Мәдәният йорты бинасында), Үзәк китапханә (1915 елда ачыла; 1990 елдан яңа бинада), район балалар китапханәсе (1915 елдан; 1990 елдан яңа бинада), «Олимп» универсаль спорт залы (2012 елдан), «Аҗаган» яшүсмерләр клубы (2005 елдан), «Жемчужина» ябык йөзү бассейны (2012 елдан), Үзәк район хастаханәсе (1962 елдан, аңа кадәр Петропавел Бистәсе авылында урнаша; 1991 елдан яңа бинада), поликлиника, Никахлашу сарае (2016 елдан яңа бинада), «Яңа Чишмә» үзәк мәчете (1993 елдан; мәчет каршында уку-укыту үзәге – мәдрәсә эшли), Троица чиркәве (1794 елдан), Покров гыйбадәт йорты (2005 елдан), авыл янындагы зиратта – Ксения Петербургская кәшәнәсе (2012 елдан) бар.

Район Мәдәният йортында «Шешминские зори» казак ансамбле (2014 елдан; 2020 елдан халык ансамбле, оештыручысы – Н.А.Таротина), «Селяночка» вокаль ансамбле (2010 елдан) эшли.

2012 елда авылда Яңа Чишмә районы туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – А.М.Холин) ачыла. Экспозиция мәйданы – 150,4 кв.м, фонды барлыгы 1158 саклау берәмлеге (2021 елга; шул исәптән төп фонд – 824, фәнни ярдәмче фонд – 334 саклау берәмлеге) тәшкил итә. Музей экспозицияләре туган төбәк табигатенә һәм тарихына багышлана, анда шулай ук чыгышлары белән Яңа Чишмә районыннан булган Советлар Союзы Геройлары турындагы документлар һәм материаллар тупланган.

Авылда Мәдәният һәм ял паркы (2015 елдан), «Патриот» паркы (2018 елдан), Җиңү скверы (2016 елдан; 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган Мемориаль комплексны, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына багышланган стеланы, Советлар Союзы Геройлары Ф.П.Савельев һәм Б.С.Чекин бюстларын үз эченә ала) булдырыла. 2017 елда әфганчы-сугышчыларга багышланган Мемориал ачыла.

2021 елда Никахлашу сарае янындагы парк төзекләндерелә. Авылда төзекләндерелгән «Гряда», «Елховка» чишмәләре бар.

Авыл янында берничә археология истәлеге – Яңа Чишмә авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Яңа Чишмә валы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Яңа Чишмә I шәһәрлеге (Имәнкискә культурасы, монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Яңа Чишмә II шәһәрлеге (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Яңа Чишмә III шәһәрлеге (гомумболгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

А.С.Губкин (1954–2010) – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Яңа Чишмә районы хакимият башлыгы (2000 елдан), Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы (2006 елдан);

В.Г.Данилов (1936 елда туган) – радиоинженер, СССР Дәүләт бүләге лауреаты;

Э.Ф.Ионов (1936–2021) – галим агроном, селекционер, биология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ТАССРның атказанган агрономы;

В.М.Козлов (1956 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы (2010 елдан), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры;

В.Н.Лихачев (1947 елда туган) – велосипедта узышучы, СССРның атказанган спорт остасы, олимпия чемпионы (1972 ел);

М.Т.Попов (1894–1962) – генерал-лейтенант, Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены (ике тапкыр), Кызыл Байрак (дүрт тапкыр), беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

В.И.Фомин (1940 елда туган) – кино белгече, сәнгать фәннәре докторы.

Халык саны

1859 елда – 2678,
1906 елда – 5646,
1910 елда – 5107,
1938 елда – 4000,
1949 елда – 3500,
1958 елда – 3116,
1970 елда – 2749,
1979 елда – 1969,
1989 елда – 3450,
2002 елда – 4576,
2010 елда – 4561,
2020 елда – 4584 кеше (руслар – 64%, татарлар – 29%).