Биографиясе

1919 елның 26 июнендә Литва-Белоруссия ССРның Минск өязе Ратомка станцясендә туган.

1941 елда Ленинград университетын тәмамлаганнан соң, Ташкент геофизика обсерваториясендә эшли. 1942 елдан Ярославль педагогика институтында. 1943 елдан Баш геофизика обсерваториясендә (Ленинград), атмосфераның гомуми циркуляциясе секторы башлыгы (1962 елдан), атмосфера термодинамикасы һәм гелиофизика лабораториясе мөдире (1973–1983 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре атмосфераның җылылык режимы теориясенә, климатның антропоген һәм табигый үзгәрешләре өлкәсенә карый. Рәкыйпова мезосфераның термодинамика һәм циркуляция режимнарына кояш активлыгының йогынтысы теориясен тәкъдим итә, космик тузанның стратосферадагы вертикаль хәрәкәтләргә һәм изотермиягә йогынтысын бәяли.

Атмосфераның динамик һәм термодинамик режимына кояш активлыгы һәм антропоген факторлар тәэсиренең озонлы механизмын эшли (1972 ел), соңрак бу механизм теориядә һәм тәҗрибәдә раслана.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О возможности влияния пыли на вертикальное движение воздуха // Изв. АН СССР. Сер. геогр. 1949. № 1.

Тепловой режим атмосферы. Л., 1957.

Эффекты солнечной активности в стратосфере. Л., 1980 (автордаш).

Атмосферный озон и изменения глобального климата. Л., 1982 (автордаш).