Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1552 елның октябре, Казан.

1552 елның март башында Зөя кальгасендә Мәскәү хөкүмәтенең башында Иван IV нең «тиз һәм яшерен эшләре өчен» мөһерен саклаучы А.Ф.Адашев торган вәкилләре белән Ходайкол углан җитәкләгән Казан аксөякләре төркеме арасында булган сөйләшүләрдә катнаша. Анда патшаның Казандагы наместнигы итеп С.М.Микулинский билгеләнә; Казанның аксөякләре аңа тугрылыклы булырга ант итәләр.

9 мартта Микулинский Зөядә булган барлык рус гаскәрләре белән бергә Казанга юл тота. Шулкадәр чирүне күргәч, Галикәй карачыбәк Ислам һәм Кибәк бәк белән Микулинский яраннарыннан аерылып китәләр һәм ашыгыч рәвештә шәһәргә киләләр; аларның өндәве буенча шәһәр капкалары бикләнә, һәм халык үз ханлыгын сакларга кораллы бәрелешкә күтәрелә. Шуннан соң Мәскәү гаскәрләре белән башланган сугышта Галикәй һәлак була.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVI вв. Казань, 1995.

Авторы – Г.С.Сабирҗанов