Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 4235 кв.км. Үзәге – Ужур шәһәре.

Халкы – 31672 кеше (2016 ел). Татарлар 2010 елда – 757 кеше. Тупланып Берёзовый Лог (1920 елда нигез салына, 196 кеше) һәм Кызыл Күл (1925 елда нигез салына, 88 кеше) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Берёзовый Лог авылы мәктәбендә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла, «Татар фольклоры» түгәрәге, татар мәдәнияте, көнкүреше һәм авыл тарихына багышланган «Чыганак» музее эшли. Торак пунктларның икесендә дә Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Социалистик Хезмәт Геройлары Н.А.Демухаметов һәм Н.Д.Сәгъдиевнең тормышы һәм эшчәнлеге Ужур районы белән бәйле.