Мәкалә икенчел (реалистик булмаган) сәнгать системаларының милли үзенчәлеген билгеләүгә, аерым алганда, 1960–1980 еллар татар поэзиясендә авангардның эстетик асылын һәм аның үсеше барышында эстетик максатларның үзгәрү үзенчәлеген ачыклауга багышлана. Аерым шигырь текстларын анализлау материалында авангард эзләнүләрнең соцреализм әдәбиятының идеологик таләпләренә каршылыгы турында нәтиҗә ясала.

Сылтама ясау өчен: Загидуллина Д.Ф. Татарская поэзия 1960–1980-х годов: трансформация традиций и авангардные поиски // Научный Татарстан. 2014. №3. С.103–113.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Дания Фатыйх кызы Заһидуллина, академик, Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми секретаре