Биографиясе

1923 елның 19 октябре, Калинин өлкәсенең хәзерге Весьегонск районы Савёлово авылы – 1992 елның 29 июле, Казан.

Ленинград партия мәктәбен (1948), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1957) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1944–1946 елларда район радиотапшырулар мөхәррире (Калинин өлкәсе), 1948–1950 елларда «Калининская правда» газетасы әдәби хезмәткәре һәм үз хәбәрчесе, 1951–1954 елларда Калинин өлкәсенең «Смена» комсомол газетасы мөхәррире.

1957–1967 елларда ТАССР һәм Мари АССР буенча «Известия» (Мәскәү шәһәре) газетасының үз хәбәрчесе.

1967–1977 елларда «Советская Татария» газетасының баш мөхәррире.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Ш.Н.Мулаянов