Биографиясе

 1912 ел, Казан губернасы, Казан өязе Мүлмә авылы – 1964 елның 23 декабре, Казан. 

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый (1933 ел) һәм «Эшче» театры труппасына кабул ителә.

1938 елдан Татар академия театры актёры, 1951 – 1958 елларда директоры.

Тирә-яктагы мәдәният сарайларында спектакль-концертлар кую, гастрольләр географиясен киңәйтү чараларын күрә, театрны 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы чыгышларына әзерләүдә катнаша.

Иҗаты

Башлыча, көнкүреш планындагы актёр, эпизодик һәм зур, үзәк рольләрдә дә уйный.

Аеруча күренекле рольләре арасында – Мидхәт («Чын мәхәббәт», Т.Гыйззәт), Фәрит («Тормыш җыры», М.Әмир), Тәфкилев («Пугачёв Казанда», Ә.Фәйзи), Шпекин («Ревизор», Н.В.Гоголь), Миловзоров («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Боровский («Диңгездәгеләр өчен», Б.А.Лавренёв), Самсонов («Мылтыклы кеше», Н.Ф.Погодин), Крофт («Ул кайтты», Д.Пристли) һәм башкалар.

 Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Автор – И.И.Илялова