Үлчәмнәре 150-500 мм га кадәр вакланган тау токымнары: доломитлар, известьташлар, комташлар, сирәк очракларда - гранитлар.

Бут ташының бер төре – үлчәмнәре 300 мм дан кимрәк йомры таш.

Бут ташы чыдамлыгы түбән (25-100 МПа), уртача (150-400 МПа) һәм югары (500 МПа дан артык) булган төрләргә бүленә; суыкка чыдамлылык коэффициенты – 0,1-2.

ТР территориясендә югары Пермь (Казан һәм Татар яруслары) известьташлары һәм доломитларына бәйле 50 ләп бут ташы чыганагы билгеле. Файдаланылучы чыганакларның күбесе республиканың төньяк-көнбатышындагы Югары Казан утырмаларында. Продуктив зона Татарстанның төньягыннан һәм төньяк-көнбатышыннан Бөгелмә шәһәренә таба тараючы киң диагональ полоса булып сузыла.

Иң эре чыганаклар – Әки һәм Әлдермеш (Биектау районы), Сугышлы (Лениногорск районы), Бондюг чыганагы. Ятманың файдалы катламы 0,65-10 м, сирәк очракларда – 12 м, капкачы – берничә дистә см дан алып 20 м га кадәр калынлыкта.

Известьташ һәм доломитларның төзелеш чималы итеп файдаланырлык гомуми запасы 270 млн м3 чамасы (1996), 1990 елларда төзелеш ташының еллык чыгарылышы 1,5 млн м3 га җитә.

ТРда бут ташының чыдамлылыгы буенча «150» һәм «200» маркалы төрләрен (салкынга чыдамлылык коэффициенты 0,53-1,2) чыгаралар.

Бут ташы нигезләр, ярдәмче биналар стеналарын, канализация канаулары, гидротехнологик корылмалар салуда кулланыла.