ТРда иң эреләренең берсе.

Менделеев шәһәренең төньягында. 1931 елда ачылган, 1958 елдан эшкәртелә.

Запаслары 1,1 млн м3 (1995). Түбәнказан асъярусы известьташларының ике катламы билгеле. Аскы катлам 7,6-25 м тирәнлектә, аксыл сары, яшерен кристаллы, тыгыз төзелешле, чатнак известьташлар; катлам калынлыгы 0,3-2,3 м. Өске катлам – тишекле, саргылт-соры төстәге чатнак известьташлардан гыйбарәт, калынлыгы 2,0-9,3 м. Чыганак капкачының калынлыгы 3,8-18,5 м.

Известьташларның сыйфаты: вакланган таш өеме массасы 951-1176кг/м3; уртача тыгызлыгы 1,99-2,31 г/см3; көпшәклелеге 11,7-28,9%; су сеңдерүчәнлеге 5,7-7,6%; чыдамлылык чиге 11,5-25,8%; салкынга чыдамлылыгы 25 циклдан соң 3,1-8,7%; катырак токымнардан вакланган таш чыгышы 82,7-93% тәшкил итә.

Уртача химик составы (%ларда): CaCO3 - 94,9, MgCO3 - 1,32, SiO2 - 1,89, Fe2O3 + Al2O3 - 0,75, K2O + Na2O - 0,13.