- РУС
- ТАТ
педагог, педагогика фәннәре докторы (2001), профессор (2002)
1960 елның 30 гыйнварында Мөслим районы Мөслим авылында туа.
Казан педагогия институтын (1981), Казан университетын (2005) тәмамлый, 1981 елдан Мөслим районының һөнәри-техник училищеләрендә һәм мәктәпләрендә физика укыта.
1990 елдан Татар гуманитар-педагогика университетының — гомуми физика, 1994 елдан физика укыту методикасы кафедраларында. Бер үк вакытта, 2002–2005 елларда, Татар гуманитар-педагогика университетында педагогика кафедрасы мөдире.
2005–2006 елларда укыту-тәрбия эшләре буенча проректор.
2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университетының физика һәм информатика укыту буенча теория һәм методика кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре физика укыту методикасы һәм укытуда техник чаралар куллану, татар халкының табигыять-фәнни белеме һәм педагогика тарихы мәсьәләләренә карый.
Активизация познавательной деятельности на уроках физики. К., 1993 (автордаш);
Становление и развитие системы естественнонаучного образования в татарской национальной педагогике: В 2 кн. К., 2001;
Президент М.Ш.Шаймиев: Социально-психологический портрет. К. 2002 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.