И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Шәүкәт Биктимеров. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1928 елның 28 октябре, Казан 2012 елның 28 мае, Казан.

Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Татар академия театры труппасына алына (1949).

ТАССР (19751980) һәм СССР (19851990) Югары Советлары депутаты.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007).

Иҗаты

Эшли башлавының беренче елларында ук төрле пландагы рольләрне уйнап, характерларның аерым типик сыйфатларын, үзенчәлекләрен, образларның психологиясен ачарга омтыла.

Токай («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Леон («Хатынны ничек кулга алырга», Ф.Бомонт, Дж.Флетчер), яшүсмер егет Микола («Мартын Боруля», И.К.Карпенко-Карый), Мелузов («Талантлар һәм аларга табынучылар», А.Н.Островский), намуслы, үз эшенә фанатикларча бирелгән Галин («Габбас Галин», Ш.Камал), тыйнак, ярдәмчел, йомшак күңелле, шул ук вакытта бәйсез характерлы Тәлгат («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит) Биктимеров башкаруында бер-берсеннән аерылып торган, үзенчәлекле образлар буларак гәүдәләнәләр.

Ч.Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Байтимер образы Биктимеров иҗатында борылыш ноктасы булып тора. Актер гуманизм сыйфатларын туплаган, киң колачлы шәхес дәрәҗәсендәге гаҗәеп тормышчан образ тудыра. Дульчин («Соңгы корбан», А.Н.Островский, 1968), Ислам («Әни килде», Ш.Хөсәенов, 1970), Ишан («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин, 1970) кебек сатирик образларны башкарганда Биктимеров талантының өр-яңа яклары ачыла. Ислам образы тамашачы алдына хыянәт һәм ялган, үзен генә кайгыртуны тормыш принцибы итеп алган мещанлык үрнәге буларак килеп баса; икейөзле, мәкерле Ишан татар Тартюфы булып чыга.

Биктимеров башкарган Кривохатский («Бер төн», Б.Л.Горбатов, 1974) һәм Фаюнин («Ябырылу», Л.М.Леонов, 1980) рольләре масштаблылык, герой характерына, аның артында торган социаль вакыйгаларның асылына төшүнең тирәнлеге белән аерылып торалар. Актер эзлекле рәвештә үз персонажының характерын ача бара: яхшы ниятле, юаш, урта кул кеше гадәттән тыш эшлекле, энергияле, чәрелдек тавышлы түрәгә әверелә, ул бургомистр булган очракта шәһәрнең киләчәге турында манифест игълан итәргә хыяллана (Кривохатский).

Биктимеров тудырган Әлмәндәр («Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин, 1970) образы милли сәхнәдә күренекле вакыйга буларак кабул ителә. Актер бу образда чын халыкчан типны гына күрсәтеп калмый, бәлки анда халыкның чын җанын, үлемсезлеген, рухи сәламәтлеген, вөҗданлылыгын, горурлыгын, патриотизмын, уен-көлке, юмор яратуын чагылдыра. Әлмәндәр образында бер үк вакытта Хуҗа Насретдин һәм Дон Кихот, Шомбай һәм Тиль Уленшпигельләр сыйфатлары чагыла. Актерның бу эше «Театр» журналында (Мәскәү, 1984, №2) «Шәүкәт Биктимеровның «йолдызлы сәгате» («Звёздный час» Шауката Биктимерова») дип бәяләнә.

Тактабашев («Портфельле кияү», Н.Исәнбәт, 1985), Акчурин («Без китәбез, сез каласыз», Т.Миңнуллин, 1982), Кнуров («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский, 1983), пастор Мандерс («Өрәк», Г.Ибсен, 1998) образларында актер осталыкның камиллегенә, бизәкләрнең нечкә эшләнешенә ирешә. Аның рольләрне башкаруында гадилек, сурәтләү алымнарын сайлаганда кыскалык, төгәллек, гримны бик аз куллануы эчке темпераментның чиктән тыш киеренкелеге һәм психологик яшәешнең төгәл логикасы белән бергә кушыла.

Биктимеровның геройлары аларның һәр адымын игътибар белән күзәтергә генә түгел, уйларга да мәҗбүр итәләр. Актер иҗатына хас булган чын мәгънәсендәге интеллект, хисләренең тирәнлеге, тәэсирле фикерләве аның сәнгатен милли театрларның иң мөһим казанышлары рәтенә куя.

Биктимеров кинода (Нуришанов Г.Ахунов романы буенча Свердловск киностудиясендә куелган «Хәзинә» фильмы, 1977), телевизион фильмнарда һәм спектакльләрдә төшә, радиода языла.

Башка рольләре: Фридун («Тау чәчәге», Х.Уразиков), Биктимер («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Таһир («Азатлык», М.Әмир»), Сәетгәрәй («Гөлҗамал», Н.Исәнбәт), Заһит («Бертуган Таһировлар», Ф.Хөсни), Фәрхад («Фатыйма Сабри», С.Җамал), Таштимер («Эңгер-меңгер», А.Гыйләҗев), Бәхтияр, Сибгат («Канкай угылы Бәхтияр», «Ат карагы», Т.Миңнуллин), Колошин («Булмас димә дөнья бу», А.В.Вампилов), Пантолоне («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Туктамыш («Идегәй», Ю.Сафиуллин) һәм башкалар.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге (1967) һәм РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге (1979) дәүләт бүләкләре лауреаты.

Истәлеге

2014 елда Миңгәр авылы китапханәсе каршында сәхнә даһиеның музее ачыла.

2016 елда Татарстанда Ш.Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-конкурсы гамәлгә куела.

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980;

Илялова И. Театр им.Камала. К., 1986;

Илялова И. Шаукат Биктемиров. К., 1993.

И.И.Илялова