Эчтәлек

Фарсы телендә мәхәббәткә багышлап язылган ярымфантастик хикәя сюжетына ияреп, 1842 елда Баһави тарафыннан Уфа шәһәрендә иҗат ителгән.

Дастанның кулъязмасын В.В.Радлов Семипалатинск өязендә таба һәм 1870 елда Петербургта үз оригинал телендә бастыра.

«Бүз егет»нең кулъязма варианты иске татар телендә, мишәр диалектына һәм казакъ теленә хас элементлар кертеп язылган. Стиленең халык җырлары традицияләренә якын булуы әсәрнең күп кенә төрки халыклар – татарлар, казакълар, башкортлар, нугайлар, кумыклар арасында (шагыйрь чичәннәр башкаруында) киң таралуына сәбәп була.

Дастан Казанда беренче тапкыр 1874 елда басыла (Ә.Кормаши варианты). Соңрак, бераз үзгәртелеп, берничә тапкыр кабат нәшер ителә. «Бүз егет»нең иң тулы варианты 1984 елда «Татар халык иҗаты» сериясенең дастаннарга багышланган томында басылып чыга.

Поэмада сүз батырның Карачәчсылуга карата булган фаҗигале мәхәббәте турында бара. Урта гасырларда тудырылган башка Көнчыгыш дастаннарындагы кебек үк, геройлар бер-берсен төштә күреп гашыйк булалар. Күп кенә каршылыкларны җиңеп, дүрт ел буе эзләгәннән соң төп герой Бүз егет сөеклесен таба. Ләкин кызның атасы шаһ аны башка хан улына кияүгә бирмәкче була. Егеттән котылу өчен аны алдау юлы белән тотып үтерәләр. Сөйгәненең үлемен кичерә алмыйча, Карачәчсылу да үз-үзен үтерә.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Дастаннар. Казан, 1984.

Автор – Ф.И.Урманчеев