Тарихы

Риваятьләр буенча башта татар торулыгы була. XVII йөз ахыры документлары буенча авыл халкы – мордва крестьяннары, 1701 елда рус крестьяннары буларак искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт һәм удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, тегүчелек тарала.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1885 елда ачыла), 3 тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1471,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Николо-Пичкас волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Бураково авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Большевик” колхозы оештырыла. 1960 елдан – “Пичкасский” (үзәк утары – Бураково авылы), 1989 елдан – “Бураковский” совхозлары, 1998 елдан – “Бураковский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2018 елдан крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1967–2004 елларда хастаханә эшли (1964 елда “Пичкасский” совхозы акчасына төзелә).

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (Бураково авылы урта мәктәбе бинасында урнаша), Казан Мәрьям Ана иконасы гыйбадәт йорты (2006 елдан хастаханәнең элеккеге бинасында урнаша) бар.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Кожаевка I, II, IV авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры),
  • Кожаевка III авыллыгы (Имәнкискә культурасы, болгар чоры) табыла.

Халык саны

1716 елда – 97,
1745 елда – 221,
1782 елда – 190 ир-ат;
1795 елда – 299,
1815 елда – 108,
1835 елда – 330,
1845 елда – 411,
1855 елда – 455,
1865 елда – 569,
1897 елда – 847,
1906 елда – 765,
1908 елда – 900,
1915 елда – 1017,
1920 елда – 873,
1926 елда – 503,
1938 елда – 484,
1949 елда – 362,
1958 елда – 423,
1970 елда – 293,
1979 елда – 250,
1989 елда – 237,
2002 елда – 188,
2010 елда – 172,
2021 елда – 134 кеше (руслар – 92%, татарлар – 6%, чуашлар – 2%).