Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук бау ишү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1831 елда төзелә), мәктәп, 1 су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 655,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Иске Казан авыл җирлеге үзәге).

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Вахитов исемендәге колхоз оештырыла. Аннары “Дружба” колхозы (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1967 елдан – “Дружба” совхозы, 1991 елдан – “Коркачык” совхозы, 1996 елдан – “Коркачык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1970 елдан), мәдәният йорты, китапханә (1953 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, агачка уеп нәфис бизәк төшерү остаханәсе (2015 елдан), “Корбангали” мәчете (2007 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Нечкәбил” курчак театры коллективы (2009 елдан; 2015 елдан – халык коллективы, җитәкчесе – А.А.Хәйруллина), “Иске Казан җәүһәрләре” фольклор коллективы (2010 елдан) эшли.

Авыл янында археология һәм эпиграфика истәлекләре – Коркачык I (болгар чоры әйберләре) һәм Коркачык II (бронза гасырның соңгы чоры әйберләре); авылдан төньяктарак үсемлек орнаменты белән бизәлгән, тексты татар һәм гарәп телләрендә рельефлы сөлес шрифты белән язылган 5 кабер ташы (XVI гасырның беренче яртысы) табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Мортазин (1941 елда туган) – ТАССРның атказанган механизаторы, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры;

З.М.Усманова (1923 – 2002) – РСФСРның атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 125 ир-ат;
1859 елда – 559,
1897 елда – 675,
1908 елда – 813,
1920 елда – 808,
1926 елда – 860,
1938 елда – 970,
1949 елда – 796,
1958 елда – 617,
1970 елда – 628,
1989 елда – 682,
2002 елда – 709,
2010 елда – 770,
2017 елда – 748 кеше.