Биографиясе

1945 елның 14 маенда Украина ССР, Винница өлкәсенең Крыжополь районы Жабокрич авылында туа.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1968), Кемерово өлкәсенең Белово авылы медицина училищесендә укыта. 1969 елдан Казандагы 2 нче бала тудыру йорты гинекологы.

1974 елдан Казан медицина академиясенең акушерлык һәм гинекология кафедрасында, 1996 елдан кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре йөклелек чорында килеп чыккан катлаулылыкларның көчәю механизмын һәм карындагы инфекцияләрнең яралгыга зарарлы йогынтысын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре             

Иммунотерапия больных хроническим неспецифическим сальпингоофоритом // Казан. медицина журн. 1983. № 1;

Беременность и железодефицитные состояния. Учебное пособие. К., 2007 (автордаш);

Антифосполипидный синдром. К., 2008; 

Современные подходы к диагностике и ведению родов при анатомически и клинически узком тазе. Учебное пособие. К., 2012.