Эчтәлек

1919 елның 1 ноябрендә ачыла. Гомуми һәм милли (татар, мари, чуаш, удмурт) бүлекләрдән тора.

Беренче елларда уку срогы — индивидуаль, 1931 елдан — 3 ел, милли бүлекләрдә 4 ел итеп билгеләнә. 1920 елларда укыту гомуми программа буенча алып барыла, бу факультетны тәмамлаучылар төрле югары уку йортларына укырга керә ала. 1930 елдан укучыларны максатлы юнәлештә Казан университетының аерым факультетларына һәм аерым белгечлекләр буенча укырга керергә әзерлиләр.

1928 елда татар бүлегеннән тыш милли бүлекләр, шул республикаларда эшчеләр факультетлары ачылу сәбәпле, ябылалар. 1931 елда көндезге бүлек Чистайга күчерелә, Казанда кичке бүлек кала.

1936 елда Казан университетының эшчеләр факультетына кабул итү туктатыла, 1938 елда Казан бүлеге, 1939 елда Чистай бүлеге ябыла.

Эшләү елларында югары уку йортларына якынча 1800 кеше, шул исәптән якынча 40% эшчеләрдән, 50% крәстияннәрдән, 26% татарлар арасыннан әзерләнә. 1925–1936 елларда университет студентларының 30 дан 40% ка кадәрен эшчеләр факультетын тәмамлаучылар тәшкил итә. Алар арасында галим-геолог Б.М.Йосыпов, селекция белгече Х.Х.Байчурова, язучы А.Ш.Шамов бар.

Әдәбият

Морозова С.В. Роль рабочих факультетов в подготовке кадров национальной интеллигенции (на материалах рабфака Казанского университета) // Уч. зап. Казан. гос. пед. института. 1973. Выпуск 118.

Из истории рабфака Казанского университета. Казань, 1976.