Биографиясе

1304 елның 24 феврале, Танжер шәһәре, Марокко – 1377 ел, Фес шәһәре, шунда ук.

1325 елда Мәккәгә хаҗга китә, Мисыр, Палестина, Сүрия, Гарәбстан, Иракта була. 1328–1330 елларда Мәккәдә яши.

1330–1331 елларда – Йәмәнгә һәм Көнчыгыш Африкага, 1332–1333 елларда Кече Азиягә бара.

1334 елның май-декабрендә Алтын Урдада, Үзбәк хан урдасында яши. Көньяк рус кенәзлекләренә сәяхәт кыла, Иделгә барып җитә, берничә көн Болгар шәһәрендә булып китә.

1335–1342 елларда Дәһлидә казый вазифасын башкара.

1343–1346 елларда Мальдив утраулары, Цейлон, Бенгалия һәм Тибет аша Кытайга барып җитә.

1347 елда Гарәбстанда була, 1349 елда Мароккога әйләнеп кайта.

Ибне Баттута истәлекләре нигезендә Мөхәммәд ибне Җөзәй «Төхфәтен-наззар фи гараибел-әмсар вә гаҗәибел-әсфар» («Төрле шәһәрләр һәм сәфәрләрдә гаҗәеп хәлләргә шаһит булучыларга бүләк») исемле сәяхәтнамә яза, анда Алтын Урданың, Сарай, Солхат, Үргәнеч, Азак, Хаҗитархан, Болгар һ.б. шәһәрләрнең тарихы, мәдәнияте, дәүләт институтлары турында мәгълүматлар бар. (Ул Сарайны «гадәттән тыш зурлыкка ирешкән иң матур шәһәрләрнең берсе» дип атый).

1917 елда Оренбургта «Ибне Баттутаның Дәште-Кыпчакда сәяхәте» дигән китабы Р.Фәхретдин тәрҗемәсендә татар телендә басылып чыга.

Әдәбият             

Фәхретдинов Р. Болгар вә Казан төрекләре. К., 1993;

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. М.-Л., 1941;

Тимофеев И.В. Ибн Баттута. М., 1983;

Ибрагимов Н. Ибн Баттута и его путешествия по Средней Азии. М., 1988.