Биографиясе

1942 елның 1 феврале, БАССРның Ауыргазы районы Солтанморат авылы – 2021 елның 15 июле, Эстәрлетамак шәһәре.

Татар һәм башкорт телләрендә яза.

Эстәрлетамак педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1965 ел), Ауыргазы районы мәктәпләрендә укытучы һәм уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли.

1982–1984 елларда Гафури районы Аккүл авылы мәдәният йорты директоры, 1987–1992 елларда Эстәрлетамак шәһәренең 1 нче интернат-мәктәбендә тәрбияче.

«Әйтелмәгән әйтер һүҙҙәрем» (Уфа, 1978 ел), «Күперҙәр» (Уфа, 1985 ел), «Уяну» (Уфа, 1993 ел), «Сулар үргә акса да...» (Уфа, 2001 ел), «Очлытауда» (Уфа, 2004 ел) җыентыклары авторы.

Шигырьләре эмоциональ һәм фәлсәфи яңгырашлы, гражданлык мотивлары белән баетылган.

Балалар өчен «Ямғыр, яу, яу!» (Уфа, 1981 ел), «Быйыл мәктәпкә барам!» (Уфа, 1990 ел), «Куян ник кыска койрыклы?» (Уфа, 2001 ел) җыентыклары авторы. Балаларга атап язылган шигырьләре җыйнаклыгы, образлы теле белән аерылып тора.

Әдәбият

Сафуанов С. Һәр бөртеге энҗе булсын // Тулпар. 1995. № 5.