Лаеш районы территориясендәге урман массивы, Татар Сараланы авылыннан (исеме шуннан) көньяктарак; Идел-Кама табигать биосфера саклаулыгы Саралан участогының нигезен тәшкил итә.

Мәйданы 4170 га.

Идел елгасының дүртенчел чор тугай өсте террасаларында, шулай ук беренче тугай өсте террасасының Куйбышев сусаклагычы сулары астында калуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән утрауларда урнашкан. Аның өслеге дюналы рельеф барлыкка китерүче комсу утырмалардан тора.

Юкә катнаш кыяклы-үләнле наратлыклар таралган, туфрак өслегендә камышсыман чәчбай һәм урман кыска сабагы өстенлек итә; ара-тирә нарат җиләге, яшел мүкләр, бер яклы рамишия, дарулы сөләйман мөһере очрый. Ике тугай өсте террасаларында, кәсле-көлсу туфраклы вак бөртекле комнарда һәм соры урман туфраклы лёссыман комсыл балчыкта юкәлек һәм имәнлекләр өстенлек итә, урман эчендә каен, усак һәм яшь өрәңге агачлары да күп. Шактый зур мәйданны кисенделәр һәм элекке имәнлекләр урынында үсеп чыккан каен һәм усак урманнары алып тора.

Урмансыз көньяк тау битләрендә дала үсемлекләре (каурый кылган, дала чиясе, чәнечкеле слива, күгелҗем нечкә сабак, улаксыман солыча үскән участоклар урнашкан. Саралан урманының үсемлек капламы 26 урман тибыннан тора. 170 га мәйданда, нигездә, имәннән торучы урман культуралары булдырылган. Үсемлекләрнең — 1300, гөмбәләрнең 720 төре исәпләнә. 

Умырткасызларның — 3000, умырткалы хайваннарның 250 төре билгеләнгән, шул исәптән бурсык, бүре, янутсыман эт, сусар, үр куяны, кабан дуңгызы, кәҗәболан, көртлек, урман күгәрчене, һөд-һөд кошлар, гади кара елан яши.

Идел-Кама саклаулыгы оештырылганга (1960) кадәр Саралан урманы Лаеш урман хуҗалыгы карамагында була, аның территориясендә берничә тапкыр тоташ кисүләр үткәрелә. Саклаулык режимы кертелү белән, әкренләп әлеге зонага хас үсемлекләрне торгызу эше бара.

2005 елдан ЮНЕСКОның «Кеше һәм биосфера» («Человек и биосфера») (МАБ) программасы буенча зур Идел-Кама биосфера резерваты саклаулыгы нигезе булган ике участокның («Раифа урманы» белән бергә) берсе булып Саралан урманы тора.