Балтач районы Шода авылында Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары

Гомуми күренеш

Мемориаль музей. 1991 елда ТРның Дәүләт музее (хәзер ТРның Милли музее) филиалы буларак ачыла, 2006 елдан муниципаль музей.

М.Фәйзинең бертуганы — Шода авылының 2 нче җамигъ мәчете имам-хатибы С.Фәйзуллинның бер катлы агач йортында урнашкан. Бу йортта Фәйзи 1906, 1916, 1923, 1924 елның җәйләрендә яши.

Өч залда урнашкан экспозициянең мәйданы — 138 м2, фондларында 480 саклау берәмлеге исәпләнә. Асыл типологик предметлар нигезендә имам-хатиб бүлмәсенең, ХХ йөз башында татар гаиләсе яшәгән бүлмәләрнең, шулай ук бертуганы янына кайтканда драматург яшәгән чарлактагы кунак бүлмәсенең интерьеры торгызылган.

М.Фәйзинең әдәби эшчәнлегенә багышланган бүлектә әдип үзе исән чакта басылган әсәрләре, көндәлекләр, документлар, фоторәсемнәр куелган. Аерым бер зал «Галиябану» пьесасы буенча куелган спектакльләргә багышланган: экспозициядә төрле елларда Казан һәм Уфа театрлары сәхнәләрендә куелган спектакльләрдә Галиябану ролен башкарган актрисаларның фоторәсемнәре, театр костюмнары, декорация эскизлары урын алган.

Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында М.Фәйзи әнисенең сөт савыты, шигырьләр альбомы, открытка, Фәйзуллиннар йортыннан предметлар бар.

Музей ел саен драматургның туган көнен (1 ноябрь), Шода авылы бәйрәмен (июль башында) үткәрә. Музей-утары директоры — Ф.Ф.Рәшитов (1991 елдан).

Балтач районының Шуда авылында Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары

Экспозиция фрагменты