Биографиясе

Гомер еллары: 1847 — ?

Сәүдә эше белән мөстәкыйль рәвештә 1893 елдан шөгыльләнә. 1894 елда Четвергов һәм аның бертуганы Семён Cидорович «Казанда бертуган К. һәм С. Четверговлар» сәүдә йортын оештыралар (устав капиталы 300 мең сум, еллык тулай сәүдә әйләнеше 1 млн 500 мең сум): нефть һәм утын сату белән шөгыльләнәләр, үзләренең пароходчылыгы була.

Казан шәһәр думасы гласные булып сайлана.

Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе хисап комитеты әгъзасы (1894 елдан).

Иске дин тарафдарлары хәрәкәтендә катнаша: Казанда аның акчасына иске дин тарафдарлары чиркәве төзелә (1906–1909).

Әдәбият           

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р., Хайрутдинова Л.Ф. Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. К., 2000.