Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук челтәр үрү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет һәм су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 781,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Нырты авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Чулпан» колхозы оештырыла. 1960 елдан авылда – «Икшурминский» совхозы (үзәк утары – Иске Икшермә авылы), 1967 елдан – «Сабинский» умартачылык совхозы (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Урта Нырты, Язлы Арташ, Олы Арташ, Завод-Нырты авыллары керә), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2011 елдан «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1953 елдан, 1993 елдан – яңа бинада), китапханә (1978 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Миләшкәй» балалар бакчасы, мәчет (икесе дә – 1993 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Яшьлегем тугае» вокаль коллективы эшли (2016 елдан) эшли.

Авыл территориясендә төзекләндерелгән «Актым» чишмәсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

В.И.Баранов (1889–1967) –  биология фәннәре докторы, фәнни палеоботаника юнәлешенә нигез салучы, ботаника таксоннанры исемнәре авторы;

Р.Х.Габбасова (1956 елда туган) – тарихчы.

Халык саны

1782 елда – 72 души ир-ат;
1859 елда – 217,
1897 елда – 386,
1908 елда – 399,
1920 елда – 415,
1926 елда – 386,
1938 елда – 373,
1949 елда – 251,
1970 елда – 277,
1979 елда – 254,
1989 елда – 240,
2002 елда – 254,
2010 елда – 239,
2020 елда – 212 кеше (татарлар – 98,5%).