Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 3 җил тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 785,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Черки-Килдураз волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Дәвеш авыл җирлеге составына керә.

1929 елдан – “Кызыл Татарстан” колхозы, 1931–1939 елларда – “Наратлы” авыл хуҗалыгы артеленә, 1950 елдан – Мичурин исемендәге колхоз, 1959 елдан – “Ялкын” колхозы, 1994 елдан – “Ялкын” авыл хуҗалыгы кооперативы, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, мәчет (1992 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Колгына туктаулыгы (неолит) һәм II Колгына туктаулыгы (буралы курган культурасы).

Халык саны

1782 елда – 46 ир заты;
1859 елда – 333,
1897 елда – 624,
1908 елда – 727,
1920 елда – 705,
1926 елда – 577,
1938 елда – 472,
1958 елда – 356,
1970 елда – 349,
1979 елда – 311,
1989 елда – 203,
2002 елда – 191,
2010 елда – 184,
2015 елда – 166 кеше (татарлар).