Биографиясе

1867 елның 21 апреле, Вятка губернасы Усад шәһәре — 1927 елның 17 апреле, Казан.

Дворяннар нәселеннән. 1889 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң шунда ук эшли: 1890–1893 елларда профессорлык стипендиаты, 1893–1918 елларда приват-доцент, 1918–1922 елларда Рим хокукы кафедрасы профессоры, 1925–1926 елларда — эшчеләр факультетында. Бер үк вакытта, 1905–1918 елларда Казан югары хатын-кызлар курсларында лекцияләр укый. ТАССР Статистика идарәсе каршындагы статистика курсларын оештыручыларның берсе һәм директоры (1922–24). 1925 елдан Казан юридик курсларында укыта.

Рим хокукы буенча дәреслекләр һәм программалар авторы.

Хезмәтләре

История римского права: Курс лекций: В 2 ч. К., 1894–95;

Каталог библиотеки Общества любителей шахматной игры в г.Казани. К., 1908.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор — Е.Б.Долгов