Гомуми мәгълүмат

Саратов өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1937 елда оештырыла. Мәйданы – 1,7 мең кв.км. Үзәге – Саратов шәһәре (район составына керми).

Халкы – 50,36 мең кеше (2015 ел), шул исәптән татарлар – 1085 кеше (2010 елда – 995 кеше). Алар, башлыча, Соколовый (345 кеше), Расково (150), Михайловск (110), Рыбушка (118), Александровский (88), Вольный (78), Усть-Курдюм (78) муниципаль районнарында, шул исәптән Рыбушка, Сосновка, Усть-Курдюм авылларында, шәһәр тибындагы Красный Октябрь, Красный Текстильщик һәм Соколовый поселокларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Рыбушка һәм Усть-Курдюм авылларында мәчетләр эшли (2000 еллар башыннан). 1991 елдан ел саен Усть-Курдюм авылында Сабан туе үткәрелә.