Биографиясе

1938 елның 30 июне, БАССРның Аургазы районы Түбәнге Ләкәнде авылы – 1999 ел, Уфа шәһәре.

1965 елда Ленинград технология институтын тәмамлый. 1965–1968 елларда – «Союзмашпроект» тармак проект институтында (Мәскәү); 1968–1998 елларда Мәскәү химия машиналары институтында эшли, 1994 елдан Шартлату технологияләре үзәген оештыручы һәм аның җитәкчесе.

1987 елда Бөтенсоюз үткәргеч торбалар төзү фәнни-тикшеренү институтында шартлату технологияләре һәм аппаратурасы лабораториясен оештыра һәм җитәкли.

1998 елдан Энергия ресурсларын транспортлау проблемалары институтында шартлату технологияләре бүлеге мөдире (Уфа шәһәре).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре шартлау физикасына һәм детонация процессларына карый. Г.Г.Сәгыйдуллин халык хуҗалыгында ышанычлы шартлату чаралары сыйфатында кулланыла торган яңа конструкцияле детонация шнурларының фәнни нигезләрен булдыра һәм аларны исәпләүнең инженер алымнарын эшли.

Детонация импульсын ерак араларга көпшәсыман тышчаны җимермичә тапшыра торган дулкын йөрткечкә нигезләнгән нәэлектрик шартлату системалары авторы.

Г.Г. Сәгыйдуллин металл конструкцияләр, бетон, тимер-бетон, таш, агач кисү өчен яңа типтагы зарядлар булдыра; эшләп торучы үткәргеч торбаларны төзәтүдә һәм яңадан торгызуда кулланыла торган зарядларны камилләштерә. 150 фәнни басмасы, уйлап табуга 70 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Әдәбият

Специалисты по взрывчатым материалам, пиротехнике и боеприпасам: Биогр. энцикл. М., 2006.