Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Служилое Адельшино, Адельшино №1 буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке йомышлы һәм керәшен татарлар), лашман йөкләмәсен үти. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту тарала.

Беренче мәхәллә – 1846 елга кадәр барлыкка килә, 1864 елда яңа мәчет төзелә; икенче мәхәллә 1886 елда оештырыла, мәчет 1892 елда төзелә.

XX йөз башында мәктәп, 3 тегермән, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1732 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Гаделша авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кызыл яшьләр» (беренче рәисе – М.Мансуров), «Кызыл юл» (беренче рәисе – Ш.Саттаров), «Красный сад» (беренче рәисе – И.Кашапов) колхозлары оештырыла. Соңрак алар Тукай исемендәге колхозга берләшәләр. 1959 елдан авылда – шул ук исемдәге эреләндерелгән колхоз (аңа Чирүле Шонталы һәм Дүртөйле авыллары да керә), 1994–2004 елларда күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда дүрт еллык башлангыч мәктәп ачыла (1930 елдан кулак буларак хөкем ителгәннәр йортларында урнаша, 1934 елда махсус бина төзелә), 1939–1940 елларда һәм 1948 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1982 елда – урта мәктәп (яңа типик бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1984 елгы бинада), балалар бакчасы (1989 елгы бинада), китапханә (1923 елда җирле мәгърифәтче С.Гыйззәтуллин тарафыннан уку өе буларак ачыла), мәдәният-спорт комплексы (1984 елдан), янгын сүндерү депосы (2019 елдан), «Сөләйман» мәчете (1992 елдан, С.Сөнгатуллин ярдәме белән төзелә) бар.

Мәдәният йорты каршында 30 елдан артык «Зәйтүнгөл» вокаль ансамбле эшләп килә.

Күренекле кешеләре

И.М.Мәсгутов (1948–2008) – Татарстан Республикасының халык артисты;

И.В.Сәгетдинов (1930–2006) – ТАССРның атказанган агрономы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй районының Тукай исемендәге колхозы рәисе (1959–1993), Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Марс. М.Хисмәтуллин (1974 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган мелиораторы, «Татмелиоводхоз» идарәсе директоры (2009 елдан);

Марсель М.Хисмәтуллин (1979 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 146 ир-ат;
1859 елда – 820,
1897 елда – 1260,
1908 елда – 1418,
1920 елда – 1049,
1926 елда – 1353,
1938 елда – 891,
1949 елда – 544,
1958 елда – 523,
1970 елда – 697,
1979 елда – 561,
1989 елда – 512,
2002 елда – 585,
2010 елда – 531,
2021 елда – 414 кеше (татарлар).