И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Акмулла. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Акмулланың иҗат мирасы башкорт һәм казакъ әдәбиятларының да уртак хәзинәсе булып санала.

Биографиясе

1831 елның 27 декабре, Оренбург губернасы, Бәләбәй өязе Туксанбай авылы, хәзер Башкортстан Республикасының Миякә районы – 1895 елның 8 октябре, Миасс шәһәре.

Акмулла авыл имамы гаиләсендә дөньяга килә.

Башлангыч белемне Ябалактамак авылында ала, аннан Мәләүзтамак, Әсән, Эстәрлебаш авыллары, Троицк мәдрәсәләрендә укый.

Акмулла – шагыйрь һәм дин галиме Шәмсетдин Зәкинең шәкерте. Троицкида дин гыйлемен Зәйнулла ишан Рәсүлидән өйрәнә.

Мәдрәсә елларында җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә. Соңга таба Көнбатыш Себер, Казакъстанның төньяк-көнбатыш төбәкләрендә балалар укыта, халык арасында татар мәгърифәтчеләренең фикер-карашларын тарата.

Сүздә тугрылыгы һәм гаделлеге өчен Акмулла кушаматы алып, үз заманы өчен кыю фикерләре белән таныла.

Гаскәри хезмәттән качып йөри дигән әләк белән кулга алынып, 1867–1871 елларда төрмәдә утыра (сәбәбе – Зәйнулла ишан белән элемтәдә булганы өчен дигән фаразлар да бар).

Төрмәдә чагында атаклы «Төрмә шигырьләре»н иҗат итә. 1871 елда Акмулла ярлыкау сорап гариза яза һәм залог кертү шарты белән иреккә чыгарыла.

Әмма шагыйрь, үзен бөтенләй аклауларын теләп, соңгы казакъ ханнары нәселеннән булган генерал-полковник Гобәйдулла Букиевка мөрәҗәгать итә, аңа мәдхия багышлап, бу эштә ярдәм итүен сорый. Генерал, шагыйрьнең гозерен тыңлап, патша тәхете тирәсендәге элемтәләре аша эш йөртә һәм Акмулланы ярлыкау турында патша Александр II нең фәрман чыгаруына ирешә.

Бер елдан Акмулла Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендәге Рәхмәтулла имам мәдрәсәсенә мөгаллим булып урнаша, аннары Күкчәтау шәһәре тирәсендәге авылларда мөгалимлек эшчәнлеген дәвам иттерә.

1894 елда Акмулла Уфа шәһәрендә Риза Фәхретдин белән очраша. Мәгърифәтче галим аңа шигырьләрен чыгарышуда ярдәм кулы сузарга вәгъдә итә, әмма шагыйрьнең фаҗигале үлеме бу эшне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми.

Иҗаты

Акмулла XIX йөз татар поэзиясендә Шәрекъ һәм Көнбатышның фәлсәфи фикер казанышларын бергә кушу, синтезлау җирлегендә шигырьдәге традицион жанрларны халык авыз иҗаты, хикмәтле сүз хасиятләре белән баетуның гармоник үрнәкләрен биргән шагыйрьләрнең берсе була.

Аның шигъри иҗаты фикер тирәнлеге, эчтәлегенең заманча булуы, тел-сурәтләү чараларының образлы, афористик, үткен, эмоциональ лирик бизәкләргә бай булуы, фәлсәфи фикернең, публицистик һәм лирик башлангычларның, сатираның шигырь тукымасында гаҗәеп табигый яңгырашта гәүдәләнүе белән үзенчәлекле. Катлаулы фикерләрне дә Акмулла укучыга тел-стиль чаралары белән җиңел аңлаешлы итеп җиткерә белә.

Иҗатында ул гади кешеләрнең теләк-омтылышларын чагылдыра, аларны белемгә, мәгърифәткә өнди, шәхеснең рухы хөр булырга тиеш дигән идеяне алга сөрә. Мәгърифәт, гаделлек өчен көрәшүче шагыйрь образы аның төрмә шигырьләрендә аеруча ачык сизелә: ул тормыштагы золымны, мәрхәмәтсезлек күренешләрен ачы тәнкыйтьли, бер үк вакытта кеше акылының, гаделлекнең җиңеп чыгачагына тирән ышанычын белдерә.

Акмулла фикер ияләреннән бигрәк тә Шиһабетдин Мәрҗанине үзенә остаз итеп саный, аңа багышлап үзенең мәгълүм мәрсия-мәдхиясен яза, анда Казанны татар мәдәниятенең үзәгенә тиңләп, үзен шул мәдәниятнең бер вәкиле итеп күрә. Әлеге мәрсия – Акмулланың үзе исән чакта басмада дөнья күргән бердәнбер әсәре.

Иҗатында иске карашлы дин әһелләрен кискен тәнкыйтьләп, Акмулла аларга каршы ислам дөньясының үткәндәге бөек галимнәрен, Мөхәммәд пәйгамбәрне һәм үз замандашларыннан Ш.Мәрҗани һәм Р.Фәхретдин образларын үрнәк итеп куя.

Әсәрләре өчен тема һәм сюжетларны Акмулла реаль тормыштан – XIX йөзнең икенче яртысындагы чынбарлыктан ала; алар XX йөз башында да бик актуаль яңгырап, укучыларда зур кызыксыну уята.

Вафатыннан соң, 1904, 1907 елларда, шагыйрьнең ике җыентыгы дөнья күрә. Акмулланың күпчелек әсәрләре төрки халыклардагы чичәннәр, акыннар иҗаты традициясе калыбында язылган, ятлау өчен алар бик җиңел.

Теле – катнаш казакъ-татар теле, арада башкорт сөйләше элементлары да очрый. Әсәрләренең кайберләре исә саф иске татар әдәби теле традициясендә язылган һәм хәзерге әдәби тел кагыйдәләренә яраштырмыйча да укучыга җиңел аңлашыла.

Әсәрләре

Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. Казан, 1892.

Акмелла әфәнденең иншад итдеки мәнзумати илә башка бер кач моншәдатене үз кәндесенең тәрҗемәи хәлене моштәмил мәҗмугадыр. Казан, 1904.

Акменланың Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре. Казан, 1907.

Өлеңдер җыйнаѓы. Алматы, 1935.

Шигырьләр. Казан, 1981.

Шиѓырґар. Өфө, 1981.

Күндер мен түндер. Өлеңдер, толгаулар, термелер, айтыс. Алматы, 1986.

Стихи. Уфа, 1986.

Әдәбият

Госманов М. Мифтахетдин Акмулланың иҗаты һәм мирасы // Акмулла. Шигырьләр. Казан, 1981.

Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла. Тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары. Казан, 1983.

Әхмәтов Р. Мифтахетдин Акмулла // Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 т.

Гайнуллин М.Х. Татар әдәбияты. XIX йөз. Казан, 1986.

Миңнегулов Х. «Милләт өчен зарлы» Акмулла // Дөньяда сүземез бар... Казан, 1999.

Харисов Ә.И. Башєорт халкының әґәби мираїы. Өфө, 1965.

Вильданов Ә.Х. Акмулла – яктылык йырсыһы. Өфө, 1981.

Калижанов У. Агартушы – демократ акың // Акмолла. Күндер мен түндер. Алматы, 1986.

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. Казан, 1975.

Автор – Р.Ә.Әхмәтов