Бистәләр 1552 елда Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алганнан соң барлыкка килә.

Иң билгелесе – XVIII йөз уртасына кадәр Түбән Кабанның сулъяк ярында һәм Болак тамагында урнашкан Иске Татар бистәсе.

XVIII йөзнең икенче яртысына кадәр андагы төзелеш стихияле була. Шәһәрнең даими планы расланганнан соң (1768), Казан төгәл рәвештә шәһәргә һәм бистә-шәһәр яны җирләренә бүленә. Евангелистлар урамы (хәзерге Татарстан урамы) Иске Татар бистәсен ике өлешкә бүлә.

Бистәнең төньяк-көнбатыш ягы, Болак арты өлеше проект буенча шәһәр чигенә туры килә һәм яңа план буенча үзгәртеп төзелә. Регуляр планга кадәр төзелгән Иске Татар бистәсенең төп өлеше шәһәр читендә кала.

Шул вакытлардан алып совет чорының административ үзгәртеп коруларына кадәр бистәнең исеме рәсми рәвештә план буенча Кабан күленең көньяк-көнбатыш яр буе территориясенә карата гына кулланыла. Берсе рәсми – Кабан артында, икенчесе – элеккегесе, татар халкы сөйләмендә урнашып калганы, әлеге рәсми өлештән тыш Печән базары белән янәшә урнашкан Болак арты кварталларын да үз эченә ала.

XVIII йөз уртасы – XIX йөз

XVIII йөз уртасында Иске Татар бистәсендә яшәүче халыкның бер өлеше күчерелү нәтиҗәсендә шәһәрнең көньяк-көнбатыштагы үзән җирендә Яңа Татар бистәсе барлыкка килә, анда 5 мәчет, шул исәптән Әҗем мәчете һәм Иске Таш мәчет эшли.

XX йөз башында ике бистә Казаковлар мәчете урнашкан җирдә кушыла.

Шәһәрнең татар халкы яшәгән көнчыгыш чиге – Болак елгасының сулъяк яры һәм Түбән Кабан буеннан, төньягы хәзерге Үзәк базар һәм Г. Камал урамнары тирәсеннән узган.

Шәһәрнең татар халкы яшәгән төбәгенең үзәк өлеше Печән базары һәм Печән базары мәчете урнашкан мәйдан булган.

Казан артындагы зур булмаган бистәләр Бишбалта бистәсе (2 мәчет), Дары заводы бистәсе (2 мәчет), Ягодный бистәсе (1 мәчет) составында формалаша.

Совет чорында

Совет чорында элеккеге Татар бистәләре торак районнардагы яңа төзелешләр белән кушылып бетә.

Хәзерге вакытта Казанда теге яки бу милләт халкы күбрәк яшәгән районнарны аерып карап булмый.

Әдәбият

Старо-Татарская слобода – от прошлого к будущему: материалы научно-практической конференции. Казань, 2001.

Татарские слободы Казани: очерки истории. Казань, 2002.

Автор – Х.Г. Надыйрова