Бер төркем затларны ВКП(б) һәм Совет дәүләте җитәкчеләренә каршы, шул исәптән И.В.Сталинга каршы террор актларын әзерләүдә, контрреволюцион троцкийчы-зиновьевчыларга ярдәм итүдә, үз оешмаларына тарафдарлар тартуда, советларга каршы басмалар әзерләү, саклау һәм таратуда гаепләү буенча мәхкәмә процессы

1936–1938 елларда НКВД тарафыннан оештырылган гаепләү эше. Бу эш буенча 35 кеше, К.А.Абрамов, О.Әлмөхәммәтов, С.С.Атнагулов, М.Ә.Әхмәтшин, Г.Г.Байчурин, И.И.Беганский, А.Т.Биктаһиров, Г.Б.Баһаветдинов, С.В.Борһан, И.Р.Борнашев, Х.З.Габидуллин, И.Ш.Галиев, А.Г.Ганиев, С.С.Гафуров, З.З.Гыймранов, О.С.Дивеев, Г.Г.Ибраһимов, Г.С.Касыймов, Г.Г.Кушаев, З.М.Мөхсинов, К.Г.Нәҗметдинов, И.Ш.Рәхмәтуллин, М.С.Сәгыйдуллин, Ф.К.Сәйфи-Казанлы, Я.Җ.Чанышев, А.З.Шаһиәхмәтов, В.С.Шәфигуллин, М.Р.Йосыпов кулга алына. Мәхкәмә утырышы Мәскәүдә 1937 елның 3 августыннан 1938 елның 3 августына кадәр (бүленеп) уза. СССР Югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе 28 кешене атарга хөкем итә, калганнарны (төрмәдә туберкулёздан үлгән Г.Г.Ибраһимовтан кала; К.Г.Нәҗметдинов белән Я.Җ.Чанышевка карата эш 1939 елда туктатыла) 5 елдан 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәләр.

1950 елларда СССР Югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карарлары белән гаепләнүчеләрнең күбесенә карата хөкем карары юкка чыгарыла һәм гаепләнүчеләрнең гамәлендә җинаять составы табылмау сәбәпле эш туктатыла.