Эчтәлек

Латинчадан attributio – ачыклау, аныклау.

Атрибуция – текстологиянең мөһим бер өлеше. Сәнгатьтә, әдәбият белемендә, тарихи чыганакларны өйрәнү эшендә атрибуциянең әһәмияте зур. Урта гасырлар татар әдәбияты ядкәрләрендә, кагыйдә буларак, әсәрнең соңгы дүртьюллыгында автор үзенең псевдонимын куя торган булган:

«Аты – Гали моны төзгән зәгыйфь колның,
Изге рәҗәп аеның нәкъ утызында,
һәм тарихның нәкъ алты йөз утызында,
Бу зәгыйфь кол бу китапны төзде инде».

Гарәб графикасында язылган текстларны транскрипцияләгәндә еш кына бер үк исемнең төрле укылышлары барлыкка килә, мәсәлән, Мәүла Колый яки Меллагол.

Атрибуция чыганакларны, аларның эчтәлеген анализлауга, автор теленең һәм стиленең индивидуаль үзенчәлекләрен ачыклауга нигезләнә.

Ф.Сәйфи-Казанлы, Х.Хисмәтуллин, И.Нуруллин, Р.Гайнанов, И.Абдуллин, Р.Нәфыйгов, М.Госманов, Ш.Садретдинов, З.Рәмиев, Г.Гыйльманов һ.б. тарафыннан Тукайның (70 ләп псевдонимы билгеле), Ф.Әмирханның (20 гә якын псевдонимы бар), С.Рәмиев, М.Гафури, Г.Камал, Ш.Бабич, М.Гали, Г.Коләхмәтов, Г.Кандалыйның псевдоним астында яки аноним язылган күп кенә әсәрләре ачыкланды.

Әдәбият

Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.

Автор – З.З.Рәмиев