Биографиясе

1946 елның 28 мае, Казан – 1998 елның 23 октябре, Мәскәү өлкәсе Пущино шәһәре.

Милләте буенча татар.

Казан университетын тәмамлый (1969 ел). 1972 елдан Пущино шәһәрендә СССР ФАнең Фотосинтез институтында эшли (1982 елдан – Туфрак белеме һәм фотосинтез институты, 1998 елдан – РФАнең Биология фундаменталь проблемалары институты), 1996 елдан углерод фотометаболизмы лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фотосинтезның эндоген көйләнешенә һәм энергетикасына, углерод һәм азот метаболизмына карый.

Фотосинтезлаучы организмнарда һәм аерым хлоропластларда беренчел энергия туплау реакцияләренә яктылык көченең һәм сыйфатының йогынтысы буенча яңа мәгълүматлар ала.

Энергия һәм газ алмашы арасындагы аерымлану эффекты белән гликоль кислотасының тирәлеккә бүленеп чыгуы арасында бәйләнешне билгели.

Күзәнәкләр эченә углекислоталарны актив күчерүдә циклик фотофосфориллаштыру катнашуы концепциясен һәм шул сәбәпле углекислый газның түбән концентрациясе шартларында фотосинтезның югары нәтиҗәле булуын тәгъбир итә.

Фәнни экспедицияләрдә Байкал култыгының симбиотик суүсемнәрен, Баренц диңгезе суүсемнәрен, Урта Азия һәм Памир чүлләрендәге С4-үсемлекләрен тикшерә.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О связи между выделением гликолевой кислоты и энергетической обеспеченностью клеток хлореллы на свету // Физиология растений. 1978. Т. 25, № 5 (автордаш);

Превращение гликолата и глицина в клетках хлореллы // Физиология растений. 1980. Т. 27, № 1 (автордаш);

Effect of Dissolved Inorganic Carbon on Non Photochemical Quenching by Selanastrum Minutum Adapted to Ambient Air and CO2 Enriched Air // Photosynthesis: from Light to Biosphere. 1995. V. 5 (автордаш).