Тарихы

1666 елдан Юбраш авылы буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1842 елда мәдрәсә ачыла. XX йөз башында 2 мәчет, су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3124,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Иске Юраш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1931 елда – “Якты юл”, соңрак – Сталин исемендәге колхоз. 1960 елдан соң – Ленин исемендәге колхоз, 1995 елда “Юраш” җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы итеп үзгәртелә. 2000 елдан “Юраш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Яңа Юраш” агрофирмасы” ябык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авыл үсешенә Ленин исемендәге колхоз рәисе (1958–1983 елларда) М.М.Мулләхмәтов зур өлеш кертә.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 еллар уртасына кадәр Түбәнге урам мәчетендә участок хастаханәсе, аннары мәктәп урнаша; Югары урам мәчете бинасы 1952 елда сүтелә һәм Морт авылынаа күчерелә.

1917 елда – авылда башлангыч мәктәп, 1923–1930 елларда – крәстиян яшьләр мәктәбе, 1965 елда – урта мәктәп (мәчет бинасында урнаша, 1982 елда яңа бина төзелә) ачыла.

1985 елдан мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (оештыручылары – Х.Гыйззәтуллин, С.Г.Шакирова).

Авылда балалар бакчасы (1981 елдан), мәдәният йорты һәм китапханә (бинасы 1973 елда төзелә), мәчет (1993 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елда яңа бина төзелә) бар.

Халык саны

1859 елда – 1021,
1887 елда – 1510,
1905 елда – 1886,
1920 елда – 2115,
1926 елда – 1845,
1938 елда – 1372,
1949 елда – 938,
1958 елда – 780,
1970 елда – 832,
1979 елда – 712,
1989 елда – 597,
2002 елда – 617,
2010 елда – 591,
2017 елда – 566 кеше (татарлар – 96%).