Биографиясе

? – 1801 еллар тирәсе.

1751–1752 елларда Н.Сәфәров, Я.Ягъфәров һ.б. белән сәүдә кәрванында Һиндстанга мал-туар алып бара. Кайтышлый Мәккәдә, Дәмәшкътә була. Кайтыр юлга акчасы беткәч, Истанбулда сәүдә эшенә яллана. Россиягә чама белән 1784 елда гына кайтып җитә.

Иҗаты

«Исмәгыйль ага сәяхәте» юлъязмасы авторы (кулъязмасы сакланмаган). Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә сәяхәтнамәнең берничә күчермә нөсхәсе бар.

Сәяхәтнамә өч өлештән тора: Урта Азия аша Әфганстан, Иран, Гыйрак юлы; Һиндстан буйлап сәяхәт кылу; ислам дине үзәкләрендә (Гарәбстанда) йөреп, мөселманнар өчен изге урыннарга зиярәт кылу һәм Төркия аша туган илгә әйләнеп кайту.

Сакланган нөсхәләрдән иң тулысын Г.С.Саблуков «Ике хаҗиның рихләтнамәсе» («Путешествие двух паломников», 1862) исеме белән бастырып чыгара. Соңрак сәяхәтнамәне Ризаэтдин Фәхретдин дә нәшер итә («Исмәгыйль ага сәяхәте», 1903 ел).

Әдәбият

Усманов М.А. Записки Исмаила Бекмухамедова о его путешествии в Индию // Ближний и Средний Восток. М., 1967.

Алеева А.Х. Путешествие Исмаил-ага в Индию. Казань, 1993.

Автор – М.В.Гайнетдинов