Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан (1552 ел) мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Сюра буларак телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тире иләү кәсепчелеге тарала.

Авылдагы тау итәгендә элекке рудник эзләре сакланган. Анда чыгарылган руда Туеш заводына җибәрелә.

1890 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (катнаш, керәшен татар мәктәбе, бер сыйныфлы, үз йортында урнаша), XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 390,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Югары Чура авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елдан – авыл “Заветы Ильича” колхозы (үзәк утары Югары Чура авылында), 1994 елдан – “Дуслык” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2003 елдан “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2005 елдан – “Намус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Лельвиж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, (2012 елдан “Лельвиж” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2013 елдан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1921 елдан, 1992 елда яңа бина төзелә, хәзер Югары Чура урта мәктәбе филиалы), балалар бакчасы (1992 елдан), мәдәният йорты (2016 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Тәңкәләр” балалар хореография коллективы (2004 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 38 ир-ат;
1859 елда – 127,
1897 елда – 224,
1908 елда – 253,
1920 елда – 275,
1926 елда – 329,
1938 елда – 343,
1949 елда – 310,
1958 елда – 278,
1970 елда – 320,
1979 елда – 285,
1989 елда – 227,
2002 елда – 247,
2010 елда – 239,
2017 елда – 233 кеше (керәшен татарлар).