Эчтәлек

Баштарак илчелек кенәгәләре теге яки бу дипломатик юнәлешкә кагылышлы документлар җыелмасыннан гыйбарәт була, соңрак алар дәфтәрләр булып тегелә, ә дәфтәрләр кенәгәләр итеп төпләнә. Карамалары белән бергә дипломатия документлары Илчелек приказы архивында саклана.

XVI йөз ахыры — XVII йөз башында — «Болгавыр заман» чорында күп кенә документлар һәм кенәгәләр югала. Илчелек приказы архивында Европа дәүләтләре (Польша, Италия, Швеция, Австрия, Англия һ.б.), татар дәүләтләре (Кырым ханлыгы, Нугай Урдасы), шулай ук Якын һәм Урта Шәрекъ (Төркия, Грузия, Персия) белән булган элемтәләргә нисбәтле 93 илчелек кенәгәләре исәпләнә. Илчелек кенәгәләре Россиядә тышкы сәяси проблемалар буенча карарлар кабул итү тәртибен, хөкүмәтнең дипломатия ведомствосы белән үзара хезмәттәшлеген, Илчелек приказы структурасы һәм аның эшчәнлеген, шул исәптән илчелек хезмәтен оештыру буенча карарлар кабул итү тәртибен торгызу мөмкинлеге тудыра.

Илчелек кенәгәләре XV — XVII йөзләрдә Евразия дәүләтләренең тышкы сәясәте, дипломатия тәртибе һәм этикеты, шулай ук аларның тышкы сәясәте тарихы буенча мөһим чыганак булып тора.

Нугай Урдасы (бүленеп, 1489—1582) һәм Кырым ханлыгы белән язышу материаллары Мәскәүнең татар дәүләтләре белән дипломатия мөнәсәбәтләрен күзаллау мөмкинлеге бирә. Илчелек кенәгәләре өлешчә бастырылып чыгарылган. Мәскәү кенәзләренең һәм патшаларының Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары ханнары белән язышуына кагылышлы илчелек кенәгәләре югалган.

Әдәбият  

Обзор посольских книг из фондов-коллекций, хранящихся в ЦГАДА (конец XV - начало XVIII вв.). М., 1990;

Рогожин Н.М. Посоль­ские книги России конца XV - начала XVII вв. М., 1994;

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551-1561 гг. К., 2006.

Автор — И.Л.Измайлов