Авыл 1648 елдан Янгилде Пүчинкәсе буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 610 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ивановка волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Сатмыш авыл җирлеге составына керә.

1956 елдан – “Татарстан” колхозы, 1958 елдан – Тукай исемендәге колхоз, 1996 елдан – “Нур” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

В.И.Аверьянов (1936 елда туган) – механизатор, Г.Тукай исемендәге колхозда тракторчы, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры;

Г.С.Галиев (1911–1996) – агроном-селекция белгече, Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе (ВАСХНИЛ) академигы, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның Ленин һәм Дәүләт бүләкләре лауреаты;

С.Х.Карымов (1914–1986) – Советлар Союзы Герое.

Халык саны

1782 елда – 51 ир заты;
1859 елда – 273,
1897 елда – 495,
1908 елда – 569,
1920 елда – 478,
1926 елда – 414,
1938 елда – 406,
1949 елда – 318,
1958 елда – 226,
1970 елда – 191,
1979 елда – 140,
1989 елда – 92,
2002 елда – 93,
2010 елда – 97,
2015 елда – 96 кеше (татарлар).