- РУС
- ТАТ
археологик
Кама елгасының уң ярында Алабуга районы Котловка авылы янында урнашкан.
Котловка комплексы ядкәрләре 1888 елда А.А.Спицын, 1892–1894 елларда Ф.Д.Нефёдов, 1895 елда И.Н.Смирнов, 1930 елда А.В.Збруева, 1959 елда А.Х.Халиков һ.б. тарафыннан тикшерелә.
Бронза гасыр Котловка туктаулыгы; б.э.ның 1 нче меңьеллыгы уртасы Котловка I авыллыгы, элгәреге тимер гасыр Котловка авыллыгы, 2 шәһәрлек (б.э.ның 1 нче меңьеллыгы Котловка I «Шишка» һәм монголларгача дәвер болгар чоры шәһәрлеге; б.э.ның 1 нче меңьеллыгы уртасы һәм элгәреге тимер гасыр Котловка II шәһәрлеге) һәм элгәреге тимер гасыр Котловка (Дмитриевка) каберлеге керә.
Котловка комплексы территориясендә төелгән кабырчык кушылган керамика кисәкләре табыла, бизәкләре юк. Әлеге савыт-саба Пьянобор археологик культурасы белән бәйле дип фаразлана.
Нефёдов Ф.Д. Отчёт об археологических исследованиях в Прикамье, проведённых летом 1893 и 1894 // Материалы по археологии восточных губерний России. М., 1899. Вып. 3;
Збруева А.В. История населения Прикамья в ананьинскую эпоху. М., 1952;
Халиков А.Х. Волго-Камье в начале эпохи раннего железного века. М., 1977;
Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981;
Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. К., 1987.
Автор — П.Н. Старостин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.