Тарихы

1616 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Чәбия исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1930 елларда ябыла), су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 731,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Шәмәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Яшь көч” колхозы оештырыла, соңрак авыл Шәмәк авылы белән бергә “Карл Маркс” колхозы составында. 1958 елда соңгысы “Завет Ильича” колхозы (Тау иле авылы) составына керә. 1963 елда “Завет Ильича” (Тауиле, Кабык Күпер (1974 елда юкка чыга), Иске Чәбия, Шәмәк авыллары) һәм “Путь Ильича” (Чаксы авылы; 1950 елдан “Новый Труд” колхозы (Нагаш авылы) хуҗалык составында була) колхозлары “Россия” колхозына берләштерелә. 1984 елда аңардан “Алга” колхозы аерылып чыга (Иске Чәбия, Шәмәк авыллары).

1994 елда “Алга” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә. 1994 елда “Россия” колхозы “Рассвет” күмәк предприятиесенә үзгәртелә. 2002 елда – “Алга”, “Рассвет” (Тауиле, Чаксы, Нагаш авыллары), “Маяк” (Васильево, Ишки авыллары) күмәк предприятиеләре җирлегендә “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы булдырыла. 2005 елда үзгәртеп оештырыла, “Рассвет” күмәк предприятиесе” дигән исеме кайтарыла. Ул үз чиратында “Вамин” агрофирмасы берләшмәләренең берсенә әверелә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 2011 елда башка бинада урнаша, 2015 елда ябыла.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (беренче булып 1961 елда төзелә, янып юкка чыкканнан соң, кабат 1965 елда төзелә), китапханә (1956 елдан), клуб, мәчет (2008 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән 2 чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 19 ир-ат;
1859 елда – 246,
1897 елда – 583,
1908 елда – 610,
1920 елда – 638,
1926 елда – 630,
1949 елда – 479,
1958 елда – 446,
1970 елда – 432,
1979 елда – 386,
1989 елда – 300,
2002 елда – 289,
2010 елда – 200,
2017 елда – 169 кеше (татарлар).