Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Өркеш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елдан поселок “Үзәк” авыл хуҗалыгы артеле составында (үзәк утары Өркеш авылында), 1937 елда “Үзәк” колхозы итеп үзгәртелә. 1958 елдан – “Нырты” совхозы (Нырты совхозы посёлогы), 1984 елдан – “Өркеш” совхозы (Өркеш авылы) (1993 елдан “Өркеш” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Өркеш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), хәзер – “Сөт иле – Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык белән шөгыльләнә,

Мәгариф

1930–1950 елларда поселокта башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.М.Фәтхуллин (1922–2004) – ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша, “Хезмэт даны” газетасы мөхәррире (1965–1986 елларда), 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1920 елда – 50,
1926 елда – 145,
1949 елда – 100,
1958 елда – 97,
1970 елда – 77,
1979 елда – 51,
1989 елда – 23,
2002 елда – 20,
2010 елда – 12,
2017 елда – 8 кеше (татарлар).