Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнары территориясендә урнашкан.

1972 елда теркәлә.

Кама урман хуҗалыгының Кама һәм Бөрсет урманчылыклары массивында урнашкан; ак чыршы ареалының көньяк чиге Себер ак чыршылары белән катнашкан аерым кварталларны били. Мәйданы – 170 га.

Кама елгасының төп яр битләрендәге Пермь чорының карбонатлы комсыл балчыкларында ак чыршы катнаш киң яфраклы урманнар үскән 2 участоктан һәм Бөрсет елгасының югары террасасы битләрендәге ком утырмаларында нарат, каен һәм усак урманнары белән аралаш үскән ак чыршы – киң яфраклы урман участогыннан гыйбәрәт.

Киң яфраклы агач токымнарыннан – юкә, элмә, өрәңге һәм имән, куаклардан – шомырт, миләш, чикләвек һәм башкалар, үләнчел үсемлекләрдән – сәрдә, йончыл күрән, күпьеллык зибык уты, калканлы абага, тайтояк, яссы будра, кызыл бөрлегән, каен җиләге, кымызлык үсә.

Чыршы һәм ак чыршы 120 ел үсә, кәүсәсенең диаметры – 0,6 м, куелыгы 0,7-0,8 м га кадәр җитә.

Сирәк очрый торган җәнлекләрдән – борындык күренгәли.

Бөрсет ак чыршылыкларына антропоген факторларының тәэсире көчле.